05 ноября 2025 14:31
«Елмаю» балалар бакчасы турында шигырь
Хаҗиева Фәридә Галимҗан кызы шигыре
«Улыбка» – «Елмаю»
Балалар бакчасында
Бәхетле балалар үссен
Яшьлек поселыгында.
Сираҗетдин Хаҗи сакта –
Бу матур «Елмаю»да.
Анасы исәнләшмәсә
Сабые кулын болгый.
Бу бакчадан мәрхәмәтле
Яшьләр чыгар дип уйлыйм.
Мондый гүзәллектә үскәч
Өметсез булмас бала.
Алда да бу гүзәллекне
Саклагыз диеп калам!
Монда үсә төрле милләт
Гүзәллеккә җан атып.
Тәрбияче апалары
Йөриләр өмет багып!