30 сентября 2025 14:41
«Көз – муллык ае»
Безгә язылучыларыбыздан сәлам хатлары гел килеп тора. Күптән түгел Азнакай шәһәре «Улыбка» балалар бакчасының уртанчылар төркеменә йөрүче дусларыбыздан менә мондый хат килеп иреште:
«Әле кичә генә җәйне көтеп алган идек. Матур, кызу, күңелле көннәре белән җәйнең үтеп киткәнен дә сизми калдык. Ә бүген инде көз!Безнеңчә, көзне сары төсе өчен генә түгел, ә байлыгы һәм муллыгы өчен дә «алтын көз» дип атыйлар. Бакчада төрле-төрле яшелчәләр өлгерде: кишер, чөгендер, бәрәңге, кабак һәм башкалар. Без дә, шул форсаттан файдаланып, Азнакай шәһәре «Улыбка» балалар бакчасының уртанчылар төркеме белән «Көз – муллык ае» дигән күргәзмә оештырдык».