Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
05 август 2026 11:55

Шигырьләр

Зөлфия Йосыфалиева шигырьләре

Без бабай белән бергә
Бабай ни эшли икән дип,
Ишектән күз саламын.
Ул гәҗит укып утыра,
Мин йөгереп барамын.
Анан соң бергәләп икәү
Чүкеч алабыз кулга.
Бабай эшли, мин булышам —
Калышмыйм але бердә!
 
Пәрдәдәге песи
Минем песи — акробат,
Үрмәли ул пәрдәгә.
Йомшак кына тәпие белән
Кагыла гел чүлмәккә.
"Ярамый!" — дип кычкырам,
Тик ул  мине тыңлыймы?
Күзләрен гел шарсыман итеп,
Миннән качып уйный ул!


Йолдыз саныйм
Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты...
Йолдызларны саныймын.
Күктә алар бик күп шул,
Санап һич җиткермим гел!
Иң яктысын, матурын
Өзеп аласым килә.
Көндез кая качасыз сез? —
Шуны беләсем килә!