«Нәрсә ул бәхет?»
Катнашалар: Песи, Кәҗә, Сарык, Аю һәм ике аю баласы, Карга, Кыз . Беренче күренеш. Болын. Болында песи баласы уйный, күбәләк очып йөри. Песи: Нинди рәхәт болында! Сикерәм, уйныйм, көләм! (егыла) Күбәләк: (песи янына очып килә, бик борчыла) Ай-яй-яй. Мескен песи! Песи: (елый) Ой, нишләдем мин, нишләдем? Минем аягым! Күбәләк: Нинди...
Катнашалар:
Песи, Кәҗә, Сарык, Аю һәм ике аю баласы, Карга, Кыз .
Беренче күренеш. Болын. Болында песи баласы уйный, күбәләк очып йөри.
Песи: Нинди рәхәт болында! Сикерәм, уйныйм, көләм! (егыла)
Күбәләк: (песи янына очып килә, бик борчыла) Ай-яй-яй. Мескен песи!
Песи: (елый) Ой, нишләдем мин, нишләдем? Минем аягым!
Күбәләк: Нинди зур бәхетсезлек, нинди бәхетсезлек!
Песи: Бәхетсезлекнең нәрсә икәнен белдем мин, ә менә нәрсә ул бәхет?
Күбәләк: Белмим?! (күбәләк очып китә)
Песи: Бәхет ул нинди? Кечкенәме, зурмы? Бәлки ул җылыдыр, яктыдыр? Сарык апа янына барыйм әле. Бәлки ул беләдер: нәрсә ул бәхет?
Икенче күренеш. Песи сарык янына китә. Сарык җырлый, җырлый оекбаш бәйләп утыра.
Сарык: Шәл бәйләдем. Шәл бәйләдем.
Шәлем түгәрәк түгел шул.
Шәлем түгәрәк түгел.
Песи: Исәнмесез, сарык апа! Хәлләрегез ничек?
Сарык: Бик әйбәт. Менә оекбаш бәйлим.
Песи: Сарык апа, ә сездә бәхет бармы?
Сарык: Хәзер эзләп карыйм. (Сарык сандык янына килә) Сандыгымны ачыйм әле. Монда җылы оекбашлар, җылы шәл, шарф бар.
Песи: Ә бәхет юкмыни?
Сарык: Юк.
Песи: Эх! Сарык апада бәхет юк. (Уйланып тора) Кәҗә апада юк микән? Барып килим әле. (песи кәҗә янына китә. Кәҗә бакчада яшелчәләргә су сибеп йөри)
Песи: Исәнмесез, кәҗә апа! Сездә бәхет юкмы?
Кәҗә: Белмим шул. Хәзер карыйм.(Өеннән кәрзин алып чыга. Кәрзиндә май, каймак, сөт) (Берәм-берәм алып песигә күрсәтә) Менә май, каймак, сөт бар. Бәлки шулар бәхеттер?
Песи: Юк, мин алай дип уйламыйм.(кәефсезләнә) Болында бәхет юк. Сездә бәхет юк. Кая барыйм?
(сарык белән кәҗә бу сүзләрне ишетеп песи янына йөгереп киләләр)
Сарык белән кәҗә бергә:Без дә барабыз синең белән бәхет эзләргә!
Песи: Кая барыйк?
Сарык белән кәҗә: Әйдәгез урманга барыйк! (урманга китәләр)
Өченче күренеш . Урман. Куркыныч көй яңгырый, караңгы.
Сарык: Ай-яй! Караңгы монда!
Кәҗә: Куркыныч!
Карга очып килеп чыга.
Карга: Карр-карр!
Песи, сарык, кәҗә: кем бар монда?
Карга: Бу мин – карга.
Песи:Хөрмәтле зирәк карга! Сез беләсезме, бәхетне кайдан табарга?
Карга: Беләм. Урмандагы карт агач төбендә, челтерәп аккан чишмә буенда, юллар беткән җирдә! Шунда булыр бәхетегез дә! (карга очып китә)
Сарык: ашыгырга кирәк!
Песи: Тизрәк бәхет артыннан!
(Аланда агач төбендә аю гармун уйный, ике аю баласы бииләр. Песи, сарык, кәҗә килгәч, аю балалары алардан куркып, агач артына качалар.)
Аю: (сикереп тора һәм ачулы тавыш белән) Кем минем урманымда йөри?
Оныкларымны кем куркыта?
Песи: Орышма безне аю бабакай! Без бәхет эзлибез!
Аю: Бәхет- ул бик яхшы!
Сарык: Аю бабакай, безгә юллар беткән җирне күрсәт әле!
Песи: Безгә кая барырга?
Аю: Туп-туры барыгыз! Беркая да борылмагыз!(аю агачлар арасына кереп китә)
Песи: Әйдәгез, дуслар, тизрәк!
Дүртенче күренеш. Шул ук урман.Агач төбендә кыз елап утыра.
Песи: Синме без эзләгән бәхет?
Айсылу: Юк, мин - Айсылу!
Песи: Ә нигә син елыйсың?
Айсылу: Мин адаштым, туңдым. Минем ашыйсым, өйгә кайтасым килә.
Кәҗә: Мә, җылы сөт эч! (кызга сөт бирә)(Кыз сөтне эчеп куя)
Сарык: Мә, җылы шәл ябын! (кызга җылы шәл бирә)
Песи: Әйдә, без сине өеңә озатып куябыз!
Айсылу: Рәхмәт!
(Күңелле көй уйный башлый. Дуслар Айсылуны өенә озатып куялар.)
Бишенче күренеш. Авыл.
Айсылу: Менә бу минем өем.Мин бик шат.Кара урманда сезне очратуым – нинди зур бәхет!
Сарык: (Бик гаҗәпләнә)Нәрсә диде ул?
Кәҗә: Бәхет?
Песи: Нәрсә соң ул бәхет? (Уйлана) ӘӘӘ. Мин аңладым! Бәхет – ул- бөтен кешегә яхшы булганда!
Кәҗә: Кәҗәдә тәмле сөт, куе каймак булганда!
Сарык: Сарыкта җылы оекбаш, шәл булганда!
Айсылу: Кечкенә кызларның җылы өйләре булганда!
Бергә: Бәхет – ул дуслар бер-берсенә булышканда!
Күңелле көй яңгырый. Театр тәмам.
Автор: Казан шәһәре Киров районы 134 нче балалар бакчасының беренче категорияле тәрбиячесе Хаҗиева Алинә Рушан кызы.
Театр Е.Г. Карганованың «Как Ослик счастье искал» әкиятенә нигезләнеп язылды.