«Сәйяр» йолдызлары – 2019» 147 нче балалар бакчасы «Тылсымлы мизгел» театр түгәрәге
Безнең балалар бакчасында «Тылсымлы мизгел» театр түгәрәге эшли. Ул 2019 нчы елның сентябрь аеннан алып бүгенге көнгә кадәр үсеп килә. Без - яшь балаларның талантларын ачарга тырышабыз. Балалар театрга бик теләп йөриләр, бәйгеләрдә катнашырга яраталар. Театрны оештыручылар: татар теле тәрбиячесе Камалетдинова Гөлнара Рәшид кызы һәм музыка җитәкчесе Гобәйдуллина Эльвина Альберт...
Безнең балалар бакчасында «Тылсымлы мизгел» театр түгәрәге эшли. Ул 2019 нчы елның сентябрь аеннан алып бүгенге көнгә кадәр үсеп килә. Без - яшь балаларның талантларын ачарга тырышабыз. Балалар театрга бик теләп йөриләр, бәйгеләрдә катнашырга яраталар. Театрны оештыручылар: татар теле тәрбиячесе Камалетдинова Гөлнара Рәшид кызы һәм музыка җитәкчесе Гобәйдуллина Эльвина Альберт кызы.
Театр - балаларда сөйләм телен үстерә, сүз байлыгын арттыра, алар үзләрен иркен тотарга өйрәнәләр, дикцияләрен шомарталар, вакытлары буш, күңелсез үтми. Шушы кечкенә генә вакыт эчендә, без Габдулла Тукайның «Су анасы», «Бала белән күбәләк» әсәрләрен театральләштердек. Балалар бик тырыштылар, рольгә кереп уйнадылар.
Безнең түгәрәккә төрле яшьтәге балалар йөри. Кечкенә булуларына карамастан, үзләренә бирелгән рольне җиренә җиткереп уйнарга тырышалар