«Сәйяр» йолдызлары – 2019» Ленино-Кокушкино авылы «Чишмәкәй» балалар бакчасы
Безнең Ленино-Кокушкино авылы «Чишмәкәй» балалар бакчасында укыту һәм тәрбия эше рус телендә алып барыла. Бакчага 169 бала йөри. Балалар, бик теләп, өч тел - рус, татар, инглиз телләрен өйрәнәләр. Балалар бакчасында рус балаларына татар телен өйрәтү программасының төп принципларыннан берсе - коммуникативлык принцибы тора. Бу принцип буенча балалар телне фән...
Безнең Ленино-Кокушкино авылы «Чишмәкәй» балалар бакчасында укыту һәм тәрбия эше рус телендә алып барыла. Бакчага 169 бала йөри. Балалар, бик теләп, өч тел - рус, татар, инглиз телләрен өйрәнәләр.
Балалар бакчасында рус балаларына татар телен өйрәтү программасының төп принципларыннан берсе - коммуникативлык принцибы тора. Бу принцип буенча балалар телне фән буларак түге, ә аралашу чарасы буларак өйрәнә. Димәк, программаның төп максаты – балаларның аралашуга чыгуы. Аралашуга чыгуның төп шарты булып диалогик сөйләм тора. Диалогик сөйләмне өйрәткәндә гадидән катлаулыга дигән дидактик принцип кулланыла. Эшчәнлектә башта яңа сүзләр белән таныштырыла. Аннан соң яңа сүзләр грамматик конструкцияләрдә ныгытыла. Алга таба грамматик конструкциялар диалогларда кулланыла. Эшчәнлектә өйрәнелгән сүзләр, грамматик конструкцияләр, диалоглар режим моментларында уен эшчәнлеге аша ныгытыла. Шул уеннарның берсе булып сәхнәләштерү тора. Сәхнәләштерү уеннары барышында сөйләмгә эмоциональ бизәлеш өстәлә, бала дөрес интонацияне сайлый белергә, ишарәләр, мимикалардан файдаланырга өйрәнә.
Татарча яхшы белә дип саналган балаларны ана теленә өйрәтү барышында да авырлыклар килеп чыга. Кайбер балаларның сөйләм теле җитәрлек дәрәҗәдә үсмәгән, алар бик авырлыклар белән генә үз тормышларында булган хәлләр турында сөйләргә тырышалар, әдәби әсәрләрнең эчтәлеген сөйли алмыйлар, шигырьләрне бик авырлык белән генә истә калдыралар. Сәхнәләштерү уеннары аша, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, авазларны дөрес әйтү, җөмләләрне дөрес төзү, сүз байлыгын киңәйтү һәм активлаштыру, диалогик һәм монологик сөйләм телен үстерү максатында балалар бакчасында «Шатлык» дип аталган театр түгәрәге оештырдык. Түгәрәккә 24 бала йөри. Түгәрәк үзенең эшчәнлеген, инде 10 ел буе, атнага ике тапкыр, көннең икенче яртысында алып бара. Татар язучыларының әсәрләрен һәм татар халык әкиятләрен сәхнәләштерәбез. Спектакльләрне, балалар күбрәк катнашсын өчен, яраклаштырып, күмәк биюләр белән бизибез. Аларны балаларга, әти-әниләргә һәм килгән кунакларга күрсәтәбез. Бу спектакльләр белән район һәм республика күләмендә үткәрелгән конкурсларда катнашабыз. Балалар бу эшкә бик җаваплы карыйлар һәм тырышып әзерләнәләр.
Үзебез дә мәктәпкә әзерлек төркемендә, рус телле балалар белән сәхнәләштерү өчен биш («Яңа ел маҗаралары», «Тычкан баласы Чи-чи ничек мәктәпкә барган», «Түгәрәк ипи», «Әтәч белән тавыкның урманга сәяхәте», «Дуслар» ) һәм ана телен яхшы белүче татар балалары белән сәхнәләштерү өчен биш ( «Спорт белән дус булыйк», «Дустың булмаса – әзлә, тапсаң – югалтма», «Койрыклар» (А.Алиш әкияте буенча), «Ил гизүчеләр белән хәйлә сөючләр» (А. Алиш әкияте буенча), «Төлке, куян һәм әтәч» ( Л. Н. Толстой буенча)) әкият сценарийлары төзедек. Бу сценарийларны төзегәндә программа кысаларында бирелгән сүзләр, грамматик конструкцияләр, җырлар, уеннар кулланылды.
Телне сәхнәләштерү уеннары аша ныгытканда, балалар тел өйрәнүнең практик әһәмиятен тоялар, эмоциональ күтәренкелек туа һәм алар тел материалын бик теләп үзләштерәләр, ягъни тел өйрәтү эшчәнлегенең мотивлашкан булуы тәэмин ителә. Сәхнәләштерү уеннары аша программаның тел өйрәтү, тәрбия һәм үстерү бурычларының бер берсе белән тыгыз бәйләнештә тормышка ашырылу принцибы да үтәлә. Сәхнәләштерү өчен кирәк булган декорация һәм костюмнарны әзерләгәндә әти-әниләр дә җәлеп ителә. Балаларның уңышлары әти-әниләргә зур сөенеч бирде. Үзләренең белемнәрен аралашуда, уеннарда куллана алу балаларда уңай тәэсирләр уята һәм татар телен алга таба өйрәнүгә зур этәргеч бирә.