Ни өчен Ләкләкнең каурыйлары ак?
Борын-борын заманнан барлык кошларның каурыйлары ак булган. Ә аларның бер-берсеннән бик тә аерылып торасылары килгән икән. Кошлар сазлыкта бер бака яшәгәнен һәм аның пумаласы, буяулары барлыгын белгәннәр дә, аның янына килгәннәр. Бака кошларны төрле төсләргә буйый башлаган: кызылтүшкә алсу күкрәк, песнәккә – сары, тавис кошына - аллы-гөлле койрык ясаган. Рәссам –...
Борын-борын заманнан барлык кошларның каурыйлары ак булган. Ә аларның бер-берсеннән бик тә аерылып торасылары килгән икән. Кошлар сазлыкта бер бака яшәгәнен һәм аның пумаласы, буяулары барлыгын белгәннәр дә, аның янына килгәннәр. Бака кошларны төрле төсләргә буйый башлаган: кызылтүшкә алсу күкрәк, песнәккә – сары, тавис кошына - аллы-гөлле койрык ясаган. Рәссам – баканың бөтен буяулары беткән һәм шунда Ләкләкнең генә буяусыз калганы ачыкланган. Бака куркуыннан сазлыкка сикергән, чөнки ул шундый кечкенә, ә Ләкләк шундый зур. Шул вакыттан бирле ак Ләкләкләр сазлык өстеннән очалар һәм бакаларны күзлиләр, ә бакалар алардан ләмгә кадәр качалар.
Автор сказки: Масальская Ольга Борисовна
Тәрҗемәче: Насыйбуллина Фәния Тәлгать кызы