Рәмис Нәҗмиев фотолары.
31 нче март көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында мәктәп театр коллективларының «Сәйяр» шәһәр фестивале финалы үтте. Нинди генә чыгышлар булмады! Елатырлык та, көлдерерлек тә. Һәм инде шунысы ачык иде: бу коллективлар чыннан да җиңүгә лаек. Матур чыгышлары белән сөендергән барлык балаларга, әти-әниләренә, җитәкчеләренә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Сәламәтлек, яңадан-яңа иҗади үрләр телибез!
Фестивальнең матур мизгелләрен түбәндәрәк карагыз:
Рәмис Нәҗмиев фотолары.
Дусларың белән бүлеш