"Почта хезмәткәрләре һәм бүлекчәләре" бәйгесе нәтиҗәләре билгеле

«Почта хезмәткәрләре һәм бүлекчәләре бәйгесе» «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте һәм «Татарстан почтасы» белән берлектә инде җиденче тапкыр уздырыла икән. Почта хезмәткәре никадәр күбрәк кешене вакытлы матбугатка яздыра, шулкадәр җиңү мөмкинлегенә ия була. Иң мөһиме – язылучылар саны узган елдан күбрәк булырга тиеш.

Шунысы куанычлы, республикабызда үз эшен җиренә җиткереп, хезмәткә күңел биреп эшләүчеләр күп. Почта хезмәткәрләре бу яктан алдынгылар рәтендә. Җил-буран, кар-яңгыр явып торса да, алар – хезмәттә. Бүтәнчә була да алмый, почта хезмәткәрен һәр йортта көтеп алалар. Ни дисәң дә, халыкны матбугат белән тоташтыручы күпер ролен үти бит алар. «Иң-иң»нәрен бүген «Татамедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Андрей Александрович Кузьмин котлады. Җитәкче шулай ук иң яхшы эшләүче почта бүлекчәләрен дә билгеләп үтте. Җиңүчеләр исемлеген түбәндәрәк укыгыз:

«Иң яхшы почта бүлекчәсе» («Лучшее отделение почтовой связи»)

Кама Тамагы почтамты (Теньки почта элемтәсе бүлекчәсе)

«Журналлар буенча иң яхшы тираж» (Лучший тираж по журналам)

Чүпрәле районы (Кече Чынлы авылы почта бүлеге)

«Иң яхшы авыл почтасы хезмәткәре» (Лучший сельский почтальон)

Кәлимуллина Рәмзия Харис кызы (Балтач районы)

«Иң яхшы кече шәһәр почтасы хезмәткәре» (Лучший почтальон малого города)

Габдрахманова Гөлшат Михайловна (Арча шәһәре)

«Иң яхшы шәһәр почтасы хезмәткәре» (Лучший городской почтальон)

Морозова Юлия Николаевна (Яшел үзән шәһәре)

Дусларың белән бүлеш

 

 




© 2014-2019 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902 от 17.11.2014 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор).
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+, 6+. Вся информация, размещенная на данном веб-сайте,
предназначена только для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна. Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон: +7 (843) 222-05-46 (1646). Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА» Руководитель филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович.
Главный редактор: Хуснутдинова З.З.

Сайт разработан в IT департаменте АО Татмедиа»