Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
10 октября 2019 07:34

«Милли үрнәкләр» рәсем бәйгесе

Күпләрегез рәсем ясарга, буярга ярата. Шулай бит, дуслар? Шуңа күрә сезнең өчен өр яңа бәйге игълан итәбез. Үзебезчә, милли төс, орнаментлар белән үрелгән рәсемнәр көтеп калабыз сездән. Үзегезнең иҗат җимешегезне безгә дә юлларсыз. Ә без исә үз чиратыбызда salavatkupere.com сайтыбызга куеп, иң матурларын, үзенчәлекләрен сайларбыз. Дөресен генә әйткәндә, бергәләп сайларбыз,...

Күпләрегез рәсем ясарга, буярга ярата. Шулай бит, дуслар? Шуңа күрә сезнең өчен өр яңа бәйге игълан итәбез. Үзебезчә, милли төс, орнаментлар белән үрелгән рәсемнәр көтеп калабыз сездән. Үзегезнең иҗат җимешегезне безгә дә юлларсыз. Ә без исә үз чиратыбызда salavatkupere.com сайтыбызга куеп, иң матурларын, үзенчәлекләрен сайларбыз. Дөресен генә әйткәндә, бергәләп сайларбыз, тавыш бирербез. Эшләрегезне «Милли үрнәкләр» тамгасы белән безнең электрон адреска (salavatkupere@mail.ru) җибәрегез. Бәйгедә 12 яшькә кадәр балаларның эшләрен көтәбез. Исем-фамилиягезне, яшегезне, кайдан икәнегезне язарга онытмагыз. Иң матур эшләргә - иң матур бүләк тә булачак! Өч җиңүчене билгеләрбез! Сез әзерме, дусларым! Киттееек...