Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
14 октября 2019 08:56

«Көзге матурлык»

Һәр фасылның үз матурлыгы бар. Ел фасыллары алмашынган саен табигать тә яңа киемнәрен кия. Менә хәзерге вакытта да табигатьтә көз хакимлек итә. Бу ел фасылы башкаларыннан аеруча матур. Урманнар, болыннар үзләренә генә хас бер төскә керәләр. Каеннар иң беренче булып яфракларын коя башлыйлар, ә инде аннан соң калган агачлар да,...

Һәр фасылның үз матурлыгы бар. Ел фасыллары алмашынган саен табигать тә яңа киемнәрен кия. Менә хәзерге вакытта да табигатьтә көз хакимлек итә. Бу ел фасылы башкаларыннан аеруча матур. Урманнар, болыннар үзләренә генә хас бер төскә керәләр. Каеннар иң беренче булып яфракларын коя башлыйлар, ә инде аннан соң калган агачлар да, киемнәрен алыштыралар.

Көз табигатьне төрле төсләргә буяп, төрле буяуларга мана. Кызыл, алтынсу – бу төсләр көзнең аеруча бер үзенчәлеге булып торалар. Урманнарда агачлар, болыннарда үләннәр үзләренә хас булган бер төс алалар.

Ә болай, көз бик матур ел фасылы, әле кайчан без шундый матурлык күрә алыр идек? Ә беләсезме, көзне нәрсә белән тагын да ямьләндереп җибәреп була? Әлбәттә, сезнең бакча һәм мәктәпләрдә эшләнгән кул эшләнмәләре белән. Шул уңайдан «Көзге матурлык» дип аталган кул эшләнмәләре (поделка) бәйгесе башлап җибәрәбез. Эшләрегезне фотога төшереп salavatkupere@mail.ru адресына юллагыз. «Көзге матурлык» дип тамгаларга да онытмагыз. Бергәләп сайтыбызда иң матурларын сайларбыз, урыннар билгеләрбез. Иң шәпләрен, әлбәттә, шәп бүләкләр көтә! Эшләрне кабул итүнең соңгы срогы - 31 октябрь