Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
07 ноября 2019 06:55

«Мин җимлек ясадым!» Яңа бәйге

Кошлар - табигать күрке. Гүзәл кошлар үзләренең матурлыклары, күңелгә ята торган җыр-моңнары белән күңелебезне күтәрә, тормышыбызны бизи. Агачларны, үсемлекләрне үрчетүгә ярдәм итә, аларны корткыч бөҗәкләрдән саклыйлар. Урамда карлы, салкын кыш. Бу вакытта салкын җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп азык эзләүче кошларга бик кыен. Кыска көннәрдә азык табып, тамакларын туйдырырга да...

Кошлар - табигать күрке. Гүзәл кошлар үзләренең матурлыклары, күңелгә ята торган җыр-моңнары белән күңелебезне күтәрә, тормышыбызны бизи. Агачларны, үсемлекләрне үрчетүгә ярдәм итә, аларны корткыч бөҗәкләрдән саклыйлар. Урамда карлы, салкын кыш. Бу вакытта салкын җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп азык эзләүче кошларга бик кыен. Кыска көннәрдә азык табып, тамакларын туйдырырга да өлгермиләр, инде кич килеп җитә. Шулай итеп, бик суык көннәрдә күп кенә кошларны югалтабыз... Шуңа да кышын кошлар кеше янына елыша, агач ботагына кунып чыркылдашып, адәм балаларының игелекле гамәлләренә, мәрхәмәтенә өметләнәләр. Чөнки кошларга салкыннар түгел, ә ачлык күбрәк куркыныч тудыра. Һәм бу көннәрдә алар кешеләрнең ярдәменә аеруча мохтаҗ. Кошларны саклау - табигатьне саклау, ә табигатьне саклау - Туган илне саклау ул. Без кошларга ярдәм итеп, аларны гына түгел, үзебезнең табигатебезне дә саклыйбыз. Аларны саклыйк, кайгыртыйк һәм үзебезнең кулдан килгәнчә ярдәм итик.

Дусларым! Безнең кулдан килгән игелекле эш – җимлекләр ясау ул. Килешәсездер, бу һәркемнең кулыннан килә торган эш. Кемдер инде җимлекне ясап, элеп тә куйгандыр, кайберәүләр әле уйлап кына йөридер... Мондый игелекле эштән берәү дә читтә калмас дип уйлыйбыз. Җимлекнең нинди материалдан эшләнүе мөһим түгел, кулдан килгәнчә эшләп, җим салып элеп куярга кирәк. Шул уңайдан игелекле бәйге игълан итәргә булдык. «Мин җимлек ясадым!» дип атала ул. Ясаган җимлегегез белән фотога төшеп безгә дә юлларсыз. Ә без исә үз чиратыбызда salavatkupere.com сайтыбызга куеп, иң матурларын, үзенчәлекләрен сайларбыз. Дөресен генә әйткәндә, бергәләп сайларбыз, тавыш бирербез. Эшләрегезне «Мин җимлек ясадым!» тамгасы белән безнең электрон адреска (salavatkupere@mail.ru) җибәрегез. Бәйгедә 12 яшькә кадәр балаларның фотоларын көтәбез. Исем-фамилиягезне, яшегезне, кайдан икәнегезне язарга онытмагыз. Өч җиңүчене билгеләрбез! Җиңүчеләрне шәп бүләкләр көтә. Ә барлык катнашучыларны да диплом белән бүләклибез. Сез әзерме, дусларым! Киттееек...