БӘЙГЕ
«Яңа ел бизәкләре»
Яңа ел – иң тылсымлы бәйрәмнәрнең берсе. Яңа елны каршы алырга җыенган көннәрдә без «Яңа ел бизәкләре» дип исемләнгән кул эшләнмәләре (поделка) бәйгесе игълан итәбез. Бүгеннән башлап 31 гыйнварга кадәр безгә үзегезнең матур-матур кул эшләнмәләре (поделка) фотоларын җибәрегез. Ә без исә үз чиратыбызда salavatkupere.com сайтыбызга куеп, иң матурларын, үзенчәлекләрен бергәләп сайларбыз, тавыш бирербез. Фотоларны «Яңа ел бизәкләре» тамгасы белән безнең электрон адреска (Этот адрес электронной почты защищён от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра.) җибәрүгез сорала. Бәйгедә 12 яшькә кадәр балаларның эшләрен көтәбез. Исем-фамилиягезне, яшегезне, кайдан икәнегезне язарга онытмагыз. Өч җиңүчене билгелибез!
Бүләккә - яңа ел тәм-томнары!