Пятница, 31 января 2020 13:06

«Мин – җиңүче оныгы» бәйгесе турында НИГЕЗЛӘМӘ

«Мин – җиңүче оныгы» бәйгесе турында

НИГЕЗЛӘМӘ

I.I.Бу нигезләмә « Мин – җиңүче оныгы» (алга таба – бәйге) бәйгене оештыру һәм үткәрү тәртибен билгели.

         1.2. Бәйгене гамәлгә куючылар - «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Салават күпере» журналы һәм «Казан» милли-мәдәни үзәге Бакый Урманче музее.

         1.3. Бәйгенең максаты – сугыш һәм тыл ветераннарына олы хөрмәт уяту аларның кылган батырлыкларын хөрмәт һәм соклану белән искә алу, әби-бабаларыбыз белән горурлану, укучыларда ватанпәрвәрлек, туган илгә мәхәббәт хисе тәрбияләү.

         II. Бәйгене үткәрү шартлары һәм тәртибе.

Бәйге 2020 нче елның гыйнварыннан 20 апрельгә кадәр үткәрелә. Әлеге бәйгедә «Салават күпере» журналына язылучы гаиләләр катнаша ала.

2.1.Бәйге шартлары буенча, сугышта катнашкан бабаңның яисә әбиеңнең фотосурәтенә карап яки өлкәннәрнең хатирәләренә нигезләнеп рәсемен яса. Әлеге рәсемне «Мин – җиңүче оныгы» тамгасы белән «Салават күпере» журналының электрон адресына (Этот адрес электронной почты защищён от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра.) яки Бакый Урманче музеенең электрон адресына (Этот адрес электронной почты защищён от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра.) җибәр. Эшләр почта аша (420066 г. Казань, ул. Декабристов д.2) да кабул ителә.

Бәйгедә 12 яшькә кадәр булган балалар катнаша ала.

2.2. Эштә нинди материал (карандаш, фломастер, гуашь һ.б. ) куллану – катнашучы хокукында.

        

        

III. Таләпләр.

 

  1. 1.Гариза-анкета (1 кушымта)
  2. 2.Катнашучылар 2020 елның икенче яртыеллыгына «Салават күпере» журналына язылу квитанциясенең күчермәсен дә редакциянең электрон адресына Этот адрес электронной почты защищён от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра. җибәрергә тиеш.

IV. Йомгак ясау, бүләкләү

Бәйге Татарстан Республикасы рәссамнар союзы әгъзалары, редакция һәм музей хезмәткәрләре белән берлектә бәяләнә.

Бәйге нәтиҗәләре буенча 1, 2, 3 нче урыннар билгеләнәчәк. Барлык катнашучыларга да «Салават күпере» редакциясеннән һәм Бакый Урманче музееннан дипломнар тапшырылачак.

1        урын – рәсем ясау өчен җыелма (набор для рисования)

           2 урын - рәсем ясау өчен җыелма (набор для рисования)

           3   урын - рәсем ясау өчен җыелма (набор для рисования)

V. Бәйгене үткәрү вакыты

Җиңүчеләрне бүләкләү вакыты һәм урыны бәйгегә йомгак ясаганнан соң 2020 нче елның май аенда http://salavatkupere.com/bejgeler сайтында игълан ителәчәк.

Рәсемнәрне кабул итүнең соңгы көне: 20 апрель 2020 ел.

     Нәтиҗәләр ясау: 21 апрель 2020 ел.

     Бүләкләү тантанасы: Бакый Урманче музеенда, май бәйрәмнәре вакытында.

     Иң әйбәт рәсемнәр күргәзмәдә катнашачак.

                                                                                                                      1 Кушымта

«Мин – җиңүче оныгы» бәйгесендә катнашу өчен

Гариза-анкета

Катнашучының исеме, фамилиясе, әтисенең исеме

Катнашучының яше

Адрес, телефон номеры, адресы

Электрон адрес

Җитәкчесенең исеме, фамилиясе

 

Дусларың белән бүлеш

 

 

Журналның иң беренче санын күрәсең киләме?




© 2014-2019 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902 от 17.11.2014 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор).
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+, 6+. Вся информация, размещенная на данном веб-сайте,
предназначена только для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна. Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон: +7 (843) 222-05-46 (1646). Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА» Руководитель филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович.
Главный редактор: Хуснутдинова З.З.
Политика о персональных данных в АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционная политика АО "ТАТМЕДИА""

Сайт разработан в IT департаменте АО Татмедиа»