Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
31 января 2020 10:06

«Мин – җиңүче оныгы» бәйгесе турында НИГЕЗЛӘМӘ

«Мин – җиңүче оныгы» бәйгесе турында НИГЕЗЛӘМӘ I.I.Бу нигезләмә « Мин – җиңүче оныгы» (алга таба – бәйге) бәйгене оештыру һәм үткәрү тәртибен билгели.          1.2. Бәйгене гамәлгә куючылар - «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Салават күпере» журналы һәм «Казан» милли-мәдәни үзәге Бакый Урманче музее.          1.3. Бәйгенең максаты – сугыш һәм тыл ветераннарына...

«Мин – җиңүче оныгы» бәйгесе турында

НИГЕЗЛӘМӘ

I.I.Бу нигезләмә « Мин – җиңүче оныгы» (алга таба – бәйге) бәйгене оештыру һәм үткәрү тәртибен билгели.

         1.2. Бәйгене гамәлгә куючылар - «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Салават күпере» журналы һәм «Казан» милли-мәдәни үзәге Бакый Урманче музее.

         1.3. Бәйгенең максаты – сугыш һәм тыл ветераннарына олы хөрмәт уяту аларның кылган батырлыкларын хөрмәт һәм соклану белән искә алу, әби-бабаларыбыз белән горурлану, укучыларда ватанпәрвәрлек, туган илгә мәхәббәт хисе тәрбияләү.

         II. Бәйгене үткәрү шартлары һәм тәртибе.

Бәйге 2020 нче елның гыйнварыннан 20 апрельгә кадәр үткәрелә. Әлеге бәйгедә «Салават күпере» журналына язылучы гаиләләр катнаша ала.

2.1.Бәйге шартлары буенча, сугышта катнашкан бабаңның яисә әбиеңнең фотосурәтенә карап яки өлкәннәрнең хатирәләренә нигезләнеп рәсемен яса. Әлеге рәсемне «Мин – җиңүче оныгы» тамгасы белән «Салават күпере» журналының электрон адресына (salavatkupere@mail.ru) яки Бакый Урманче музеенең электрон адресына (museumurmanche@yandex.ru) җибәр. Эшләр почта аша (420066 г. Казань, ул. Декабристов д.2) да кабул ителә.

Бәйгедә 12 яшькә кадәр булган балалар катнаша ала.

2.2. Эштә нинди материал (карандаш, фломастер, гуашь һ.б. ) куллану – катнашучы хокукында.

        

        

III. Таләпләр.

 

  1. 1.Гариза-анкета (1 кушымта)
  2. 2.Катнашучылар 2020 елның икенче яртыеллыгына «Салават күпере» журналына язылу квитанциясенең күчермәсен дә редакциянең электрон адресына salavatkupere@mail.ru җибәрергә тиеш.

IV. Йомгак ясау, бүләкләү

Бәйге Татарстан Республикасы рәссамнар союзы әгъзалары, редакция һәм музей хезмәткәрләре белән берлектә бәяләнә.

Бәйге нәтиҗәләре буенча 1, 2, 3 нче урыннар билгеләнәчәк. Барлык катнашучыларга да «Салават күпере» редакциясеннән һәм Бакый Урманче музееннан дипломнар тапшырылачак.

1        урын – рәсем ясау өчен җыелма (набор для рисования)

           2 урын - рәсем ясау өчен җыелма (набор для рисования)

           3   урын - рәсем ясау өчен җыелма (набор для рисования)

V. Бәйгене үткәрү вакыты

Җиңүчеләрне бүләкләү вакыты һәм урыны бәйгегә йомгак ясаганнан соң 2020 нче елның май аенда http://salavatkupere.com/bejgeler сайтында игълан ителәчәк.

Рәсемнәрне кабул итүнең соңгы көне: 20 апрель 2020 ел.

     Нәтиҗәләр ясау: 21 апрель 2020 ел.

     Бүләкләү тантанасы: Бакый Урманче музеенда, май бәйрәмнәре вакытында.

     Иң әйбәт рәсемнәр күргәзмәдә катнашачак.

                                                                                                                      1 Кушымта

«Мин – җиңүче оныгы» бәйгесендә катнашу өчен

Гариза-анкета

Катнашучының исеме, фамилиясе, әтисенең исеме

Катнашучының яше

Адрес, телефон номеры, адресы

Электрон адрес

Җитәкчесенең исеме, фамилиясе