«Телеңне йотарлык» рецептлар бәйгесе турында НИГЕЗЛӘМӘ
I.1. Бу нигезләмә «Телеңне йотарлык» рецептлар (алга таба – бәйге) бәйгене оештыру һәм үткәрү тәртибен билгели. 1.2. Бәйгене гамәлгә куючы - «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Салават күпере» журналы. 1.3. Бәйгенең максаты – әни (әби) белән бала арасындагы ягымлы бәйләнешне ныгыту, сөйләм телен үстерү, сүзлек байлыгын арттыру, пешекче һөнәренә, аш-су осталарына, ризыкка...
I.1. Бу нигезләмә «Телеңне йотарлык» рецептлар (алга таба – бәйге) бәйгене оештыру һәм үткәрү тәртибен билгели.
1.2. Бәйгене гамәлгә куючы - «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Салават күпере» журналы.
1.3. Бәйгенең максаты – әни (әби) белән бала арасындагы ягымлы бәйләнешне ныгыту, сөйләм телен үстерү, сүзлек байлыгын арттыру, пешекче һөнәренә, аш-су осталарына, ризыкка карата хөрмәт, ярату, сакчыл караш, әдәплелек, дусларың белән аралаша белү сыйфатлары тәрбияләү.
II. Бәйгене үткәрү шартлары һәм тәртибе
2.1. Бәйге 29 нчы апрель - 1 нче июль аралыгында үтә. Әлеге бәйгедә «Салават күпере» журналын алдыручы гаиләләр катнаша ала.
2.2. Бәйге шартлары буенча, бала әнисе (әбисе) белән пешергән ризыкны видеоязмага төшереп, рецептын язып, үзенең (әти-әниенең) инстаграм аккаунтына урнаштыра. Катнашучыларның аккаунтлары ачык булуы мәҗбүри. Шулай ук @salavatkupere аккаунтын билгели һәм языла.
2.3. Катнашучылар 2020 елның икенче яртыеллыгына (июль-декабрь) «Салават күпере» журналына язылу квитанциясенең күчермәсен дә редакциянең электрон адресына «Телеңне йотарлык» тамгасы белән salavatkupere@mail.ru җибәрергә тиеш.
Нәтиҗәләр ясау вакыты: 1 июль, 2020 ел.
Таләпләр
1. 2020 елның икенче яртыеллыгына (июль-декабрь) «Салават күпере» журналына язылу квитанциясенең күчермәсе.
III. Йомгак ясау, бүләкләү
Җиңүчегә – Мультиварка.
Өстәмә
1. Почта бүлекчәсендә яки өйдән чыкмый гына электрон юл белән дә язылып була. Сылтама аша кер - https://podpiska.pochta.ru/press/П2339
2. Квитанциянең күчермәсен «Телеңне йотарлык» тамгасы белән электрон почтага salavatkupere@mail.ru юлла.
3. Җиңүчене 1нче июль көнне очраклы саннар ярдәмендә ачыклыйбыз. Туры эфирны карарга онытмагыз.https://www.instagram.com/salavatkupere/
Сорауларны 222-05-46 (16-46) телефон номеры аша бирергә мөмкин.