Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
24 сентября 2020 11:06

«Әкият герое» фотобәйгесенең НИГЕЗЛӘМӘсе

I. Гомуми мәгълүмат I.1. Бу нигезләмә «Әкият герое» фотобәйгесен (алга таба – бәйге) оештыру һәм үткәрү тәртибен билгели. 1.2. Бәйгене гамәлгә куючы – «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Салават күпере» журналы. 1.3. Бәйгенең максаты – баланың фантазиясен баету, эстетик зәвыгын тәрбияләү, әкиятләр белән кызыксынуын арттыру. II. Бәйгене үткәрү шартлары һәм тәртибе 2.1....

I. Гомуми мәгълүмат

I.1. Бу нигезләмә «Әкият герое» фотобәйгесен (алга таба – бәйге) оештыру һәм үткәрү тәртибен билгели.

1.2. Бәйгене гамәлгә куючы «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Салават күпере» журналы.

1.3. Бәйгенең максаты – баланың фантазиясен баету, эстетик зәвыгын тәрбияләү, әкиятләр белән кызыксынуын арттыру.

II. Бәйгене үткәрү шартлары һәм тәртибе

2.1. Бәйге 2020 елның 1 нче май 20 нче ноябрь аралыгында үтә. Әлеге бәйгедә «Салават күпере» журналын алдыручы гаиләләр катнаша ала.

2.2. Бәйге шартлары буенча, әти-әниләр баланы, аның яраткан әкият яисә мультфильм герое итеп киендереп, фотога төшерә. Аннары фоторәсемне һәм баланың исем-фамилиясе, яше, адресы һәм үзләренең телефоны язылган хатны salavatkupere@mail.ru электрон адресына җибәрә.

 III. Йомгак ясау, бүләкләү

Нәтиҗәләр «Салават күпере»нең декабрь санында ясалачак. Җиңүчегә яраткан героеның костюмы бүләк ителәчәк.

Өстәмә

1. Безнең журналга почта бүлекчәсендә яки, өйдән чыкмый гына, электрон юл белән дә язылып була. Сылтама аша кер: https://podpiska.pochta.ru/press/П2339
2. Җиңүчене 21 – 30 нче ноябрь көннәрендә жюри билгели. Җиңүченең исеме һәм фоторәсеме журналның декабрь санында язылачак.

Сорауларны 222-05-46 (16-46) телефон номеры аша бирергә мөмкин.