«Яраткан уенчыгым» бәйгесенең НИГЕЗЛӘМӘсе
I. Гомуми мәгълүмат
1.1. Бу нигезләмә «Яраткан уенчыгым» (алга таба – бәйге) бәйгесенең оештыру һәм үткәрү тәртибен билгели.
1.2. Бәйгене гамәлгә куючы – «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Салават күпере» журналы.
1.3. Бәйгенең максаты – баланың фантазиясен, сөйләм телен үстерү, сүзлек байлыгын арттыру, дуслары белән аралаша белү сыйфатлары тәрбияләү, уенчыкның кадерен белергә өйрәтү.
II. Бәйгене үткәрү шартлары һәм тәртибе
2.1. Бәйге 15 июнь – 1 нче декабрь аралыгында үтә. Әлеге бәйгедә «Салават күпере» журналын алдыручы гаиләләр катнаша ала.
2.2. Бәйге шартлары буенча, бала яраткан уенчыгы белән фото- яки видеога төшә яисә аның рәсемен ясый. Шул рәвешле бәйге 3 номинациядә үткәрелә. 3 номинациядә 3 җиңүче билгеләнә.
2.3. Катнашучылар 2020 елның икенче яртыеллыгына (июль-декабрь) «Салават күпере» журналына язылу квитанциясенең күчермәсен дә «Яраткан уенчыгым» тамгасы белән Этот адрес электронной почты защищён от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра. адресына җибәрергә тиеш.
Нәтиҗәләр 2021 елда «Салават күпере» журналының гыйнвар санында ясалачак.
Таләпләр
1. Баланың 7 яшькәчә (7 яшьлекләр дә катнаша ала) булуы һәм 2020 елның икенче яртыеллыгына (июль-декабрь) «Салават күпере» журналына язылу квитанциясенең күчермәсе.
III. Йомгак ясау, бүләкләү
Җиңүчеләргә үзенчәлекле бүләкләр бирелә.
Өстәмә
1. Почта бүлекчәсендә яки өйдән чыкмый гына электрон юл белән дә язылып була. Сылтама аша кер: https://podpiska.pochta.ru/press/П2339
2. Квитанциянең күчермәсен «Яраткан уенчыгым» тамгасы белән электрон почтага Этот адрес электронной почты защищён от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра. юлла.
3. Җиңүче очраклы саннар ярдәмендә ачыкланачак. Туры эфирны карарга онытмагыз. https://www.instagram.com/salavatkupere/
Сорауларны 222-05-46 (16-46) телефон номеры аша бирергә мөмкин.