Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
04 февраля 2021 09:29

«Тәмле сүзләр» бәйгесе нигезләмәсе

 Бәйгене гамәлгә куючы - «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Салават күпере» журналы                   Бәйгене үткәрү шартлары һәм тәртибе Бәйге 2021 ел гыйнвар - 2021 ел декабрь аралыгында үткәрелә. Әлеге бәйгедә «Салават күпере» журналына язылучы гаиләләр катнаша ала. Бәйге шартлары буенча катнашучы үзенең эшен редакциябезнең адресына почта аша җибәрергә тиеш. (420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы,...

 Бәйгене гамәлгә куючы - «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Салават күпере» журналы

        

         Бәйгене үткәрү шартлары һәм тәртибе

Бәйге 2021 ел гыйнвар - 2021 ел декабрь аралыгында үткәрелә. Әлеге бәйгедә «Салават күпере» журналына язылучы гаиләләр катнаша ала.

Бәйге шартлары буенча катнашучы үзенең эшен редакциябезнең адресына почта аша җибәрергә тиеш. (420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт, («ТАТМЕДИА» АҖ бинасы, «Салават күпере» журналы редакциясе).

         Нәтиҗәләр ясау вакыты: 2021 нчы елның декабрь ае.

         Әлеге бәйгедә катнашучылар эшләрен редакциягә юллаганда, үзләренең әлеге нигезләмә белән таныш булуларын, юлланган эшләре, башка төрле мәгълүмат өчен җаваплы булуларын, алар тарафыннан җибәрелгән мәгълүматны массакүләм мәгълүмат чараларында һәм интернет чыганакларында куллануны рөхсәт итүләрен раслый.

Бәйгенең шартлары.

«Салават күпере»нең һәр санында яшеренгән 1 яисә 2 тәмле сүзне тап һәм кисеп ал. Аларны гыйнвар санының 16 нчы битендәге таблицасына ябыштыр һәм почта аша редакциябез адресына юлла. Эшләрне кабул итүнең соңгы көне - 27 декабрь.

Таләпләр

Катнашучыларга дипломнар электрон форматта җибәрелә. Эшләрегезне җибәргәндә электрон адресыгызны да язарга онытмагыз. Бары тик почта аша (конверт белән) килгән эшләр генә кабул ителә. Адресыбыз; (420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт, («ТАТМЕДИА» АҖ бинасы, «Салават күпере» журналы редакциясе).

Йомгак ясау, бүләкләү

Җиңүчеләребез «Союзмультпарк»ка юллама белән бүләкләнә. Барлык катнашучы укучыларыбыз дипломга ия була. Уңышлар юлдаш булсын Сезгә!

Сорауларны 222-05-46 (16-46) телефон номеры аша бирергә мөмкин.