Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
25 февраля 2021 13:16

«Минем Тукай» бәйгесе нигезләмәсе

«Минем Тукай» бәйгесе нигезләмәсе          1. Бәйгене гамәлгә куючылар - «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Салават күпере» журналы                   Бәйгене үткәрү шартлары һәм тәртибе Бәйге 2021 ел февраль -2021 ел апрель аралыгында үткәрелә. Әлеге бәйгедә «Салават күпере» журналына язылучы гаиләләр катнаша ала. Бәйге шартлары буенча катнашучылар Габдулла Тукай әсәрләрендәге геройларны ясарга...

«Минем Тукай» бәйгесе нигезләмәсе

         1. Бәйгене гамәлгә куючылар - «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Салават күпере» журналы

        

         Бәйгене үткәрү шартлары һәм тәртибе

Бәйге 2021 ел февраль -2021 ел апрель аралыгында үткәрелә. Әлеге бәйгедә «Салават күпере» журналына язылучы гаиләләр катнаша ала.

Бәйге шартлары буенча катнашучылар Габдулла Тукай әсәрләрендәге геройларны ясарга һәм редакциябезнең электрон почтасы аша – salavatkupere@mail.ru яки Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт, («ТАТМЕДИА» АҖ бинасы, «Салават күпере» журналы редакциясе адресларына «Минем Тукай» тамгасы белән җибәрергә тиеш.

         Нәтиҗәләр ясау вакыты - 2021 нчы елның апрель ае. Эшләрне кабул итүнең  соңгы срогы - 20 апрель.

 

         Әлеге бәйгедә катнашучылар эшләрен (рәсемнәрен) редакциягә юллаганда, үзләренең әлеге нигезләмә белән таныш булуларын, юлланган фоторәсемнәр, башка төрле мәгълүмат өчен җаваплы булуларын, алар тарафыннан җибәрелгән мәгълүматны массакүләм мәгълүмат чараларында һәм интернет чыганакларында куллануны рөхсәт итүләрен раслый.

 

 

Таләпләр

  1. Гариза-анкета (1 кушымта)
  2. Рәсемнәрнең сыйфатлы булуы

Йомгак ясау, бүләкләү

Җиңүчебез Габдулла Тукайның әдәби музеена юллама белән бүләкләнә. Барлык катнашучы укучыларыбыз дипломга ия була.

 

Бәйге нәтиҗәләре. Тукайның туган көнендә - 26 апрельдә без җиңүчеләрне билгеләп бүләкләрбез.

Уңышлар юлдаш булсын Сезгә!

Сорауларны 222-05-46 (16-46) телефон номеры аша бирергә мөмкин.

                                                                                                             1 Кушымта

 

«Минем Тукай» бәйгесендә катнашу өчен

Гариза-анкета

Катнашучының исеме, фамилиясе, әтисенең исеме

Катнашучының яше

Адресы, телефон номеры

Электрон адрес