Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
22 августа 2022 08:40

Дәү әни

  Дөньяда иң җылы әби - Безнең әби, беләбез. Шуңа күрә энем белән Куенына керәбез. Дәү әнинең кочагында  Китәбез эреп кенә. Яшәрбез әле үскәч тә, Кадерен белеп кенә. (Йолдыз) Әбием килгән (Ф. Зыятдинова) Өйгә кайтсам, өй балкыган — Өйгә нур иңгән! Ерак җирне якын итеп, Әбием килгән! Үзен ничек сагынганны...

 

Дөньяда иң җылы әби -

Безнең әби, беләбез.

Шуңа күрә энем белән

Куенына керәбез.

Дәү әнинең кочагында 

Китәбез эреп кенә.

Яшәрбез әле үскәч тә,

Кадерен белеп кенә. (Йолдыз)

Әбием килгән (Ф. Зыятдинова)

Өйгә кайтсам, өй балкыган —

Өйгә нур иңгән!

Ерак җирне якын итеп,

Әбием килгән!

Үзен ничек сагынганны

Белгән ул, белгән!

«Күрим әле улымны!» — дип,

Әбием килгән!

Өебезнең кояшы (Ф. Зыятдинова)

Бәлки, минем әбине

Сез дә белә торгансыз?

Әбиемне “әби” диеп

Әйтүе дә уңайсыз.

Минем әби яшь әле

Минем әби чип-чибәр.

Әбине күргән кешеләр:

“Кызлар кебек син”, – диләр.

Кояштай балкып тора

Әбиемнең карашы.

Ничек менә әбинм күк

Җылы, якты буласы?!

Дәү әнидә кунакта (Җ.Тәрҗеманов)

Җәй көне булдым авылда,

Дәү әнидә кунакта.

Татарча сөйли белергә

Өйрәндем мин шул чакта.

Өйрәнмичә булмый анда,

Русча берни белмиләр.

Әллә уйнап, әллә чынлап:

“По-русски не знай”, – диләр.

Тавыклар да, үрдәкләр дә

“Куш-шай” – дисәң, качалар.

“Аша”, – дисәң, авызларын

Бик зур итеп ачалар.

Сөтләре дә, каймагы да

Бөтенләй башка анда;

Авылда дәү әниләрдә

Торсаң иде һаман да.

Киләсе җәйдә әни дә,

Әти дә барыр әле,

Һәм татарча сөөйләшергә

Өйрәнеп кайтыр әле.