Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
06 октября 2022 06:47

Яңа бәйге. «Без – беренче!»

Татар телен саклау һәм үстерү, шулай ук журналыбызны популярлаштыру максатыннан, Татарстан Республикасы районнары һәм Казан шәһәренең белем бирү оешмалары арасында «Без – беренче!» дигән бәйге башлап җибәрдек. «Салават күпере» журналын иң күп яздыручы район җиңүче булачак. Шулай ук җиңүчене Казан шәһәренең белем бирү оешмалары арасында да билгеләячәкбез. Бүләк – интернет...

Татар телен саклау һәм үстерү, шулай ук журналыбызны популярлаштыру максатыннан, Татарстан Республикасы районнары һәм Казан шәһәренең белем бирү оешмалары арасында «Без – беренче!» дигән бәйге башлап җибәрдек. «Салават күпере» журналын иң күп яздыручы район җиңүче булачак. Шулай ук җиңүчене Казан шәһәренең белем бирү оешмалары арасында да билгеләячәкбез. Бүләк – интернет киңлекләрендә бик күп караулар җыйган «СалаваTik»лар төркеме концерты.

«СалаваTik» − күпләр кечкенәдән тыңлап, җырлап үскән татарча балалар җырларын бүгенге буынга аңлаешлы формада өйрәткән, таныткан «Татмедиа JUNIOR» («Яшь Татмедиа») проекты. Ул «ТАТМЕДИА» ачык акционерлык җәмгыяте, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.

Бәйге 2022 елның 18 октябрь – 1 декабрь аралыгында үтә. «Салават күпере» журналына һәр районның почта бүлекләрендә һәм интернет аша podpiska.pochta.ru сайты аша язылып була. Язылу индексы – П2339. Атна саен беренчелектә барган районнар һәм Казан шәһәрендәге белем бирү оешмаларының исемлеге социаль челтәрләрдә күрсәтелеп барачак.

СалаваTIK лар проекты белән сылтама аша узып таныша аласыз -https://www.youtube.com/channel/UCdzrXkRA_RklquOecz6TUDA 

Тулырак мәгълүмат нигезләмәдә.