Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
29 марта 2017 10:58

Азнакай шәһәре 18 нче «Елмаю» балалар бакчасы нәниләре театр уйный

Сәхнә... Олылар өчен генә түгел, балалар өчен дә серле бер дөнья. Сәхнәләштерелгән уеннар нәниләрдә дуслык, гаделлек, зирәклек кебек сыйфатлар тәрбияли, аларның игтибарын арттырырга, хәтерләрен үстерергә ярдәм итә. Халкыбыз тарафыннан иҗат ителгән серле һәм мавыктыргыч әкиятләрне сәхнәләштереп уйнап, балалар уңай һәм тискәре сыйфатларны аерырга, әкият геройларының уй-хисләренә, эш-гамәлләренә дөрес бәя бирә...

Без «Елмаю» балалар бакчасы тәрбиячеләре дә балаларны сәхнә сәнгатенә тарту, аларның артистлык сәләтләрен үстерү өчен шартлар тудырырга тырышабыз.

21 март – Бөтендөнья курчак театры көнендә дә 12 нче төркем балалары кечкенәләр төркеме нәниләрен «Шалкан» әкиятен күрсәтеп сөендерделәр.

Азнакай шәһәренең 18 нче «Елмаю» балалар бакчасы.