Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
12 апреля 2017 11:32

Алинә Сәмитова язмасы

Мин кечкенә чакта ук, әле укый да белмәгәндә, кулымда «Салават күпере» журналы булганлыгын яхшы хәтерлим. Ә инде әзрәк үсә төшкәч, үзем укый да башлагач, миндә бу журнал белән кызыксыну көннән-көн арта барды. Минем «Салават күпере»нең ничек безнең кулларга килеп җиткәнлеген, аны кемнәр шулкадәр матур итеп эшләгәнен беләсем, үз күзләрем белән...

 

Шулай «Салават күпере» журналының бәйгеләрендә катнаша торгач, мин «Елмаю бүләк итәм!» бәйгесендә җиңү яуладым һәм бүләкләнү өчен Казанга, редакциягә чакырылдым. Бу минем өчен иң шатлыклы көннәремнең берсе булды. Менә хыялым чынга ашар көн дә килеп җитте. Без әни белән «Салават күпере» редакциясенә юл алдык. Юлда «Безне кемнәр, нинди апалар каршы алыр икән?» –дип уйлап бардым.

Иң беренче булып мине ачык йөзле баш мөхәррир Әдилә апа каршы алды. Ул мине калган хезмәткәр апалар белән таныштырып чыкты. Чыннан да, мин ялгышмаганмын. Монда берсеннән-берсе чибәр, ачык йөзле, хатын кызга хас булган барлык сыйфатларны үзләренә алган апалар эшли икән бит!

Мин монда матур футболка һәм искиткеч бизәлешле диплом белән бүләкләндем.

Бик зур рәхмәт, сезгә, мине сөендерүегез өчен!

Сезнең яннан мин бик шат күңел белән кайттым.

Алинә Сәмитова, 2 нче сыйныф, Аксу, Буа.