Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
13 апреля 2017 07:45

Риназ Исламхуҗин язмасы

Театр уйнап үсәбез Һәр бала үзенчә җырчы, артист. Әлеге сәләтне үстерү үзеңнән күп көч сорый. Театр дип әйтүгә, дөньялар онытыла, күңелгә рәхәтлек йөгерә. Театр сихри дөньяга алып керә, сөйләм телен үстерә, сүз байлыгын арттыра. Әйе, театр-сәнгатьнең иң гүзәл төре, дияр идем мин. Ул кешеләрне елата да, көлдерә дә, кайчагында уйландыра...

27 март көнне Чистай шәһәрендә узган «Иделкәем» республика конкурсының зона этабында 20 коллектив арасыннан иң яхшы дип табылган 4 коллектив чыгыш ясады. Шулар арасында безнең «Серле дөнья» халык курчак театры да бар иде. Чыгышыбыз һәр тамашачының күңелен яулады.  

Театр җитәкчеләребез Нәсимә Фатыйх кызы һәм Гөлшат Равил кызы һәрберегезгә матур сөйләм, һәр кул хәрәкәтен өйрәттеләр. Берсеннән-берсе матур курчакларны кечкенә кулларыбызга тотып, һәр тамашачының күңеленә үтеп керердәй итеп башкару өчен бик зур тырышлык һәм сабырлык кирәк. Әлеге курчаклар белән уйнау зур горурлык та.

Театрыбызның мәктәбебез данын яклап, максатларга ирешеп, яңадан-яңа үрләр яулавын телим.

Риназ Исламхуҗин, 8 нче сыйныф, Яңа Әлем, Актаныш.