Пятница, 17 марта 2017 11:00

Бүген – Бөтендөнья Йокы көне.

Төн кунакка килгән чакырмыйча,
Ишекне дә шакып тормаган.
Адәм баласына ял булсын дип,
Ярый, Раббым, йокы уйлаган.

Бөтендөнья йокы көне 2008 елның 14 мартында йокы көненең Халыкара комитеты тарафыннан йокы медицинасы Халыкара ассоциациясендә үткәрелә башлады.  Быел ул 17 нче мартка туры килә. Чара Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы башлангычы белән уздырыла. Бу көн­не билгеләүнең максаты – йокының сәламәтлеккә йогынтысына игътибар юнәлтү. Бөтендөнья йокы көнен Европаның күпчелек илләрендә билгелиләр. Бу көнне сәламәт йокы, ял итү, кеше сәламәтлеге проблемалары хакында конференциялар, симпозиумнар уза.

Язның беренче аенда күп кенә кешеләр үзләрен йончу тоя. Андый вакытта җитәрлек йокламаучылар тиз кызып, ярсып китүчән. Аларның кешеләр белән уртак тел табуы авырлаша. Дүрт сәгать йокысы туймаган кешенең реакциясе ике тапкырга кими, хәтере, игътибары начарая. Күп йокларга яратучыларны халыкта “йокы чүлмәге” дип атау гадәте бар.

 Йокы вакытында организмның күп функцияләре үзгәрә. Аның иң үзенчәлекле яклары – үз-үзеңне тотыш актив формада булмау; тышкы тирәлек белән актив контактларның юклыгы; ориентация рефлекслары күзәтелмәү (мәсәлән, тавыш, яктылык, сигналларына башны бору күзәтелми һ.б.

    Күпчелек органнар эшчәнлеге йокы вакытында башка режимга күчә. Сулыш алу сирәгәя, йөрәк тибеше кими, кан басымы, тән температурасы төшә һ.б. Шулай ук ашкайнату процессы да акрыная. Соң һәм ныклы итеп ашап, йокларга яткан кешегә төне буе куркыныч төшләр керә, ә иртән торганда ул ашказанында авырлык тоя. Төнлә ашказаны ял итәргә тиеш. Йокыга китә алмый интегүчеләргә ятар алдыннан күп ашамаска, кофе һәм спиртлы эчемлекләр кулланмаска киңәш ителә. Балаларга интернетта утыру вакытын да контрольдә тотарга кирәк.
       Уртача йокы озынлыгы 8 сәгать тәшкил итә. Статистика буенча французлар якынча 9 сәгать йоклый. Сангвиниклар меланхоликлардан озаграк йоклый.
       Дөньяда йокламый рекорд куючылар да бар. Рэнд Гарднер исемле кеше 11 тәүлек йокламый Гиннесслар китабына кертелгән.

Дусларың белән бүлеш

 

 

Журналның иң беренче санын күрәсең киләме?




Сетевое издание «Салават купере»
© 2014-2022 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902,
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор) от 17.11.2014 г.
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+, 6+.
Вся информация, размещенная на данном веб-сайте, предназначена только
для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна.
Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон: +7 (843) 222-05-46 (1646).
Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Руководитель филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович
Главный редактор: Файзуллина З.З.
Политика о персональных данных в АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционная политика АО "ТАТМЕДИА""

Сайт разработан в IT департаменте АО Татмедиа»