Четверг, 30 марта 2017 10:42

Ә син кем?

Темперамент, кайчакта кызуканлылыкдәртгайрәт — кешенең көче, хәрәкәтчәнлеге һәм нерв процессларының тигезлеге билгесе. Ул кешенең гомуми активлыгыннан, аның гамәли чагылышыннан һәм кешенең эмоцияләреннән барлыкка килә. Темпераментның чиста чагылышлары сирәк очрый.

Кеше темпераментының беренче калссификациясен моннан 2500 еллар чамасы элек Гиппократ бирә. Ул кешеләрне сабырсыз, тиз кабынучан холерикларга, сабыр, оптимист сангвиникларга, сабыр, тыныч, инерт флегматикларга, боек, шикләнүчән меланхоликларга бүлә.

Хәзерге вакытта И.П. Павлов тәкъдим иткән классификациядән файдаланалар. Ул нерв системасы типларын көчле һәм көчсезгә аера, ә көчле, үз чиратында, сабыр холыклы, тиз кабынучан, хәрәкәтчән һәм сүлпәнгә аерыла.

Нерв системасының тибы ата-анадан балага күчә, ләкин әйләнә-тирә дә сизелерлек йогынты ясый, әмма кеше үз темпераментын үзгәртергә дә сәләтле.

Тулырак мәгълүматны түбәндәрәк укыгыз:

 

      1)Сангвиник- нерв систамасы басынкы, сабыр, хәрәкәтчән булган кеше (аның формуласы-“Ышан, ләкин тикшер”)

Уңай сыйфатлары: тормыш сөючәнлек, мавыгучанлык, кеше хәленә керә белү, аралашучан.

Тискәре сыйфатлары: мин-минлек, бер чиктән икенчесенә ташлану, җиңел акыллылык, өстән-өстән генә фикер йөртү, ышанычсызлык. 

2)Холерик- киресенчә, сабырсыз тип (аның формуласы- “Бер минут тынгылык юк”)

Уңай сыйфатлары: энергияле, мавыгучан, дәртле,хәрәкәтчән, максатка омтылучан.

Тискәре сыйфатлары: тиз кызып китүчәнлек, агрессив, сабырсыз, конфликт тудыручан.

3)Флегматик- нерв системасы көчле, ләкин хәрәкәтчән түгел(аның формуласы – “Ашыктырма”)

Уңай сыйфатлары: тотрыклы, тугрылыклы, актив, түзем, үз- үзен кулда тотучан, ышанычлы.

 Тискәре сыйфатлары: акрын, битараф, коры, калын тиреле.

4)Меланхолик- нерв системасы көчсез һәм сабырсыз тип(аның формуласы-“Зарар китермә”)

Уңай сыйфатлары: сизгер, тиз җәрәхәтләнүчән, башкаларга игелек тели, максимум теләктәшлек күрсәтә.

 Тискәре сыйфатлары: эшкә сәләте түбән, үзе турында югары фикердә, үз эченә бикләнгән, оялчан.

Дусларың белән бүлеш

 

 

Журналның иң беренче санын күрәсең киләме?




Сетевое издание «Салават купере»
© 2014-2020 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902,
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор) от 17.11.2014 г.
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+, 6+.
Вся информация, размещенная на данном веб-сайте, предназначена только
для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна.
Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон: +7 (843) 222-05-46 (1646).
Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Руководитель филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович
Главный редактор: Хуснутдинова З.З.
Политика о персональных данных в АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционная политика АО "ТАТМЕДИА""

Сайт разработан в IT департаменте АО Татмедиа»