Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
02 августа 2019 13:13

Замана чирләре - хәзерге балаларда иң еш очрый торган авырулар

Хәзерге балалар турында сөйләгәндә, башка иң беренче килгән уй: “алар гел телефонда утыра”. Бу хакта табибларда, галимнәр дә, журналистлар да, әти-әниләр дә сөйли. Әмма вазгыять үзгәрми диярлек. Балалар интернетта кирәкле мәгълүматны да, гел кирәкмәгәнен дә эзләүләрен дәвам итә. Кемнеңдер акыл үсеше туктала, ә кемдер халыкара мәгълүматны үзенә сеңдерә. Әлеге очракларда...

Хәзерге балалар турында сөйләгәндә, башка иң беренче килгән уй: “алар гел телефонда утыра”. Бу хакта табибларда, галимнәр дә, журналистлар да, әти-әниләр дә сөйли. Әмма вазгыять үзгәрми диярлек. Балалар интернетта кирәкле мәгълүматны да, гел кирәкмәгәнен дә эзләүләрен дәвам итә. Кемнеңдер акыл үсеше туктала, ә кемдер халыкара мәгълүматны үзенә сеңдерә. Әлеге очракларда балада сәламәтлек белән проблемалар килеп чыгарга мөмкин.

Начар йокы

Галимнәр ачыклаганча, смартфоннарга бәйлелек йокысызлыкка китерергә мөмкин. Бала йокларга яткач, еш кына аның йокысы ачыла һәм интернеттан берәр кызыклы әйбер эзли башлый. Мондый мавыгу аркасында бала еш кына иртәнгә таба гына йоклап китә. Ә соңыннан мәктәпкә бара алмый. Бала йокларга ятканда гаджетның кайда булуын тикшерергә киңәш итә белгечләр. Телефон белән йокы арасында кимендә ике сәгать аерма булырга тиеш. Бу вакыт эчендә бала игътибарын читкә юнәлтә һәм йокыга әзерләнә ала.

Баш бармак авыртуы    

Смартфон белән даими кулланганда, күп язышканда баш бармак бик нык авырта башлый. Хәзерге вакытта бу авыру яшүсмерләр арасында киң таралган. Чөнки аларга язышып аралашу күпкә кызыклырак. Табиблар махсус сенсор таякчыклар кулланырга яки чын аралашуга күчәргә тәкъдим итә. Шулай иткәндә авырудан котылып була.

Фото: pixabay.com

https://intertat.tatar/copayjavap/zamana-chirl-re-kh-zerge-balalarda-i-esh-ochryy-torgan-avyrular/