Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
28 августа 2019 07:09

Актаныш районының 2 нче санлы мәктәбе җәйне ничек уздырган?

Җәй - һәркемнең көтеп алган җылы, кояшлы, рәхәт ел фасылы. Бигрәктә ул балалар өчен куанычлы вакыт. Укулар тәмамланып, җәйге каникуллар башлана. Кемнәрдер әби – бабайларына авылга, кемнәрдер диңгез буена китсә, өченчеләре лагерьларда ял итте. Шуңа күрә каникуллар башлану белән Актанышның 2 санлы мәктәбендә дә мәктәп яны ял лагеры балаларны үзенә...

Җәй - һәркемнең көтеп алган җылы, кояшлы, рәхәт ел фасылы. Бигрәктә ул балалар өчен куанычлы вакыт. Укулар тәмамланып, җәйге каникуллар башлана. Кемнәрдер әби – бабайларына авылга, кемнәрдер диңгез буена китсә, өченчеләре лагерьларда ял итте. Шуңа күрә каникуллар башлану белән Актанышның 2 санлы мәктәбендә дә мәктәп яны ял лагеры балаларны үзенә җыйды.

Әйдаманнар канаты астында балалар 5 отрядка бүленеп 21 көн дәвамында күңелле һәм файдалы ял иттеләр, сәламәтлекләрен ныгыттылар. Бар көнне дә теләп килделәр, чараларда актив катнаштылар. Чөнки һәр көн үзенчәлекле,эчтәлекле һәм күңелле итеп оештырылды.

Иртәнге як, ачык һавада зарядка белән башланды. Ашаудан соң һәркөнне экскурсияләр үткәрелде. «Туган як» музее, полиция, янгын сүндерү булекләрендә, район китапханәсендә,теш дәвалау клиникасында балаларны бик ачык каршы алдылар, үтемле чыгышлар ясадылар.

Шулай ук, елга буйларында ,чишмәлекләрдә ял итү балаларда куңелле тәэсирләр калдырды.Бассейн, кинотеатрларга бару да алар өчен зур куаныч булды.

Ә инде экскурсияләрдән тыш, буш вакытларда отрядлар төрле кичәләр, конкурслар оештырдылар, һөнәрләрен күрсәттеләр. Бигрәктә кече сабантуй бәйрәме күңелләрендә уелып калды. Барысы да истәлекле бүләкләр алдылар. Кызлар, малайлар рәхәтләнеп ял иттеләр.

Яңа дуслар табып, яңа уку елында кабат күрешергә сүз куешып саубуллаштылар.

Актаныш районы, 2 нче санлы мәктәп, озынайтылган көн тәрбиячесе Зарипова Миләүшә