Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
29 августа 2019 07:23

Республика көнендә кая барырга?

Республика көнендә казанлылар һәм Татарстан башкаласы кунаклары өчен Казан Кремле, Г.Камал театр янындагы мәйданы, Игенчеләр сарае, «Казан» гаилә үзәге һәм Иске Татар бистәсендә бәйрәм программасы оештырылачак. Көндезге 12.00 дән төн уртасына кадәр Tat Cult Fest татар мәдәнияте вәкилләре чыгыш ясаячак. Традицион «Играй, гармонь» фестивале быел яңа, киңәйтелгән форматта узачак. Сәгать...

Республика көнендә казанлылар һәм Татарстан башкаласы кунаклары өчен Казан Кремле, Г.Камал театр янындагы мәйданы, Игенчеләр сарае, «Казан» гаилә үзәге һәм Иске Татар бистәсендә бәйрәм программасы оештырылачак.

Көндезге 12.00 дән төн уртасына кадәр Tat Cult Fest татар мәдәнияте вәкилләре чыгыш ясаячак.

Традицион «Играй, гармонь» фестивале быел яңа, киңәйтелгән форматта узачак. Сәгать 12.00 дә 300дән артык гармунчы Тайницкая манарасыннан Муса Җәлил һәйкәленә таба узачак һәм аның янында кечкенә генә концерт бирәчәкләр.

Классик музыка сөючеләр өчен 20.00 сәгатьтә Игенчеләр сарае янында «Казанская осень» фестивале башлана.

М.Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында 11.00 сәгатьтә балалар өчен төрле тематик мәйданчыклар белән «Иске парк хәзинәләре» программасы оештырылачак.

Иске Татар бистәсендә бәйрәм программасы 12.00 сәгатьтән башлана. Биредә ветераннар хоры һәм инклюзив театр студияләре артистлары, аерым алганда, «Э-моции» чыгыш ясаячак.

Көндезге Меңьеллык мәйданы Kazan City Racing автомотошоуын уздыру урынына әйләнәчәк – тамашачылар узышчылар, мотоциклчылар һәм «КАМАЗ-Мастер»командасының чыгышларын күрә алачак.

Бу көнне Казан ипподромында 16 ат чабышы һәм заезд узачак.

Республика көненә багышланган төп чараларның берсе «Казан» гаилә үзәге янындагы концерт булачак. Ул 17.00 сәгатьтә башлана.

Бәйрәм программасы 22.00 сәгатьтә салют белән тәмамланачак.

Автор: Александра Иванова

Фото: kzn.ru