Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
25 августа 2022 08:18

4-5 яшьлек балалар өчен файдалы уеннар

Хәерле көн! Ә сезнең балаларга ниниди уеннар файдалы булуы турында уйланганыз бармы? Мәсәлән, 4-5 яшьлек малайларга нинди уеннар кулайрак икән?! Галимнәр әйтүенчә, бу яшьтәге балаларга рольләргә кереп уйный торган уеннар файдалы. Мәсәлән, янгын сүндерүче, төзүче, сатучы булып уйнау. Шулай ук вак моториканы үстерүгә дә игътибар итәргә кирәк, бу пластилин ярдәмендә...

Хәерле көн! Ә сезнең балаларга ниниди уеннар файдалы булуы турында уйланганыз бармы? Мәсәлән, 4-5 яшьлек малайларга нинди уеннар кулайрак икән?! Галимнәр әйтүенчә, бу яшьтәге балаларга рольләргә кереп уйный торган уеннар файдалы. Мәсәлән, янгын сүндерүче, төзүче, сатучы булып уйнау. Шулай ук вак моториканы үстерүгә дә игътибар итәргә кирәк, бу пластилин ярдәмендә төрле фигуралар ясау булырга мөмкин. Җәй көне комнан фигуралар төзү белән шөгыльләнергә була. Сезнең игътибарга вак моториканы үстерүгә тагы бер уен тәкъдим итәбез: алабыз ике төрле ярма, аларны кушабыз, ә бала аларны аерып җыярга тиеш. Бу уенны ярыш формасында да оештырырга мөмкин.

4-5 яшьлек балалага бит әле бер урында озак утыру кыен, аның һәрвакыт хәрәкәтләнәсе килә. Мәктәптә бала дәресләрдә тыныч кына утыра алсын өчен, әти-әни баланың түземлеген арттыру өстендә эшләргә тиеш. Ярдәмгә өстәл уеннары киләчәк, алар түземлекне, хәтерне, уйлау сәләтен арттыралар. Баланың хәтерен яхшырту максатыннан шигырьләр өйрәнергә мөмкин. Ә менә санарга өйрәтү өчен, әти-әни бераз хәйләкәррәк булса әйбәт булыр, чөнки балага саннар белән эш итү әле кызык түгел. Ләкин урамдагы кошларны, машиналарны санаудан ул баш тартмас.

Һәрбер бала төрле, аңа билгеле бер уеннар ошый. Әгәр бала күбесенчә өстәл уеннарына өстенлек бирә икән, аны хәрәкәтле уеннар уйнатырга да тырышырга кирәк.