*еш гүелди, үзе әйтә торган авазларга колак сала, аларны озак итеп еш кабатлый;
*бытылдый башлый, ягъни “бә”, “тә”, “мә” кебек иҗекләргә охшаган тавышлар чыгара;
*бер яктан икенче якка мөстәкыйль әйләнеп ята;
*аяк бармаклары белән уйный, аларны авызына каба;
*актив рәвештә мүкәләп йөри, шуыша;
*мөстәкыйль утырып тора;
*уенчыкларны төшереп җибәрә, ыргыта;
*шалтыравыклар белән уйный;
*үзен кызыксындырган әйберләрне игътибар белән күзәтә (өйрәнә);
*тамагы тук булганда, ашаудан баш тарта;
*үзенең якыннарын таный, аларга елмая, чит кеше кергәндә ятсына, елап җибәрергә мөмкин.