Четверг, 04 февраля 2021 12:29

Муса Җәлилнең балалар өчен язган шигырьләре

Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан. 

 

Суык бабай

Суык бабай, кил безгә,

Яңа ел бәйрәменә.

Чыршы әйләнәсендә

Җыр җырлап әйләнергә.

Уенчыклар, бүләкләр

Безгә тагын алып кил.

Соңга калма, бабакай,

Атлап түгел, чабып кил.

Әтәч

Таң ата бугай, әтәч кычкыра:

-Кикрикүк, кикрикүк, кикрикүк!

Йә сузып кына, йә бик еш кына

-Кикрикүк, кикрикүк, кикрикүк!

Аңа кушыла башка әтәчләр:

-Кикрикүк, кикрикүк, кикрикүк!

Без дә уяндык әтәч тавышына

-Кикрикүк, кикрикүк, кикрикүк!

Карак песи

Чоландагы ак майга

Ияләшкән күселәр.

Мин чоланны сакларга

Куштым ала песигә.

-Мияу, мияу, пескәем!

Барчы, зинһар, чоланга,

Майны сакла күседән,

Оясыннан чыгарма.

Песи күргәч, күселәр

Койрыкларын кыстылар.

Йөрмәделәр чабышып,

Ярыкларга постылар

-Мияу, мияу, пескәем!

Колак салдың сүземә!

Каравылдан бушагач,

Сөт бирермен үзеңә!

Иртә белән майга, дип,

Керсәм, күзем акайды.

Явыз песи берүзе

Ялт иттергән ак майны!

-Мияу, мияу, пескәем,

Хыянәтче икәнсең.

Саклый торган маеңны

Үзең ашап беткәнсең!

Кызыма

Шаян кызым син минем,

Таң йолдызым син минем,

Йөрәгемдә кабынган

Шатлык җырым син минем.

Таңнан торып бакчада

Уйнадың син көнозын.

Аргансыңдыр, кил, кызым,

Йокла инде, йолдызым!

Әлли-бәлли-бәлли-бәү!

Әлли-бәлли-бәлли-бәү!

Сәгать

Сәгать суга: “даң, даң!..”

Хәбәр бирә таңнан:

Бакчага барырга

Унбиш минут калган.

Сикереп торды Марат,

Күрә - эшләр харап.

Тагын соңга калган

Шул йокыга карап

Сәгать йөри: “келт-келт!..

-Тиз бакчага кит, кит!...

Марат аңа дәшә:

-Тукта, мине көт, көт!..

Сәгать җырлый: “диң-диң!...”

-Мин бит туктый белмим.

Моннан ары: “зиң-зиң!”

Миңа карап йөр син!..

Маэмай

Минем бар бер маэмаем,

Кара борын Акбаем.

Күп йөгерә, күп өрә,

Күп ишетә, күп күрә.

Хәзер мин аңа сугыш

Һөнәрдәрен өйрәтәм.

Чаптырам да сикертәм,

Көн дә шулай йөдәтәм.

Менә шуның барысын да

Мин өйрәтәм Акбайга.

Акбай әзер һәрвакыт

Туган илен сакларга!

Күке

Калын урманда,

Гел кичкә каршы,

Ишетелә моңлы

Бер кошның тавышы:

-Кәккүк, кәккүк.

Кәккүк, кәккүк!

Ул ялгыз яши,

Чыгармый бала.

Менә шунлыктан

Ямансу аңа!

-Кәккүк, кәккүк,

Кәккүк, кәккүк!

Дусларың белән бүлеш

 

 

Журналның иң беренче санын күрәсең киләме?




Сетевое издание «Салават купере»
© 2014-2020 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902,
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор) от 17.11.2014 г.
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+, 6+.
Вся информация, размещенная на данном веб-сайте, предназначена только
для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна.
Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон: +7 (843) 222-05-46 (1646).
Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Руководитель филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович
Главный редактор: Хуснутдинова З.З.
Политика о персональных данных в АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционная политика АО "ТАТМЕДИА""

Сайт разработан в IT департаменте АО Татмедиа»