Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
24 февраля 2021 08:45

Әниләргә багышланган шигырьләр

«Әни» сүзе «Әни» диеп язып куйдым Яңа яуган ак карга. Таптамагыз! Һич ярамый «Әни» сүзен таптарга. Зәкия Туфайлова Әниләр бәйрәме Кояш көлә, мин елмаям, 8 нче Март бүген. Бүген әниләр бәйрәме, Шуңа күңелем шат минем.   Кайсын юам, кайсын җыям, Чиста булсын, ак булсын. Әниләрнең күңеледәй Бөтен нәрсә пакъ булсын....

«Әни» сүзе

«Әни» диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз!

Һич ярамый

«Әни» сүзен таптарга.

Зәкия Туфайлова

Әниләр бәйрәме

Кояш көлә, мин елмаям,

8 нче Март бүген.

Бүген әниләр бәйрәме,

Шуңа күңелем шат минем.

 

Кайсын юам, кайсын җыям,

Чиста булсын, ак булсын.

Әниләрнең күңеледәй

Бөтен нәрсә пакъ булсын.

 

– Бәйрәм бүген, бәйрәм! – диеп,

Бар дөнья көлеп торсын.

Әни бәйрәме икәнен

Әти дә белеп торсын,

Әти дә көлеп торсын!

С.Сөләйманова

 

Минем әнием

Мине әнием көн саен

Бакчага үзе илтә,

Мин бакчада уйнап калам,

Әнием эшкә китә.

Оста тегүче булып

Танылган ул эшендә,

Аның теккән киеме,

Бик килешә кешегә.

Без, нәниләр, яратабыз

Малтур күлмәк кияргә,

Рәхмәт безнең апаларга,

Тегүче әниләргә.

Әминә Бикчәнтәева

Бүләк

Сигезенче март бүген.

Безнең өйдә зур бәйрәм.

Әти чәчәк бүләк итте

Әниемә бер бәйләм.

 

Идәннәрне юды, аннан

Сулар сипте гөлләргә.

Бүгенге көн охшамаган

Бер дә башка көннәргә.

 

Әни миңа әкият сөйли,

Кулларында бәйләве.

Нигә көн дә булмый икән

Бу әниләр бәйрәме?!

 

Мин нәрсә бүләк иттемме?

Бик шәп бүләк ясадым:

Сөтемне дә эчеп куйдым,

Боткамны да ашадым.

Йолдыз

 

Минем бүләк

Сигезенче март –

Әни бәйрәме.

Бүләк итәрмен

Чәчәк бәйләме.

 

Ничек табарга

Кайда чәчәк бар?

Кая карама –

Капланган ак кар.

 

Әнигә шигырь

Бирдем бүләккә.

“Гомергә, – ди ул, –

Калыр йөрәктә”.

З.Гомәрова

Көн дә булышам

Минем дә бәйрәм ул

Әниләр бәйрәме!

Сагынып көтәм бит

Мин дә ул бәйрәмне!

Әнием гел матур

Булсын дип тырышам:

Мин аңар һәр эштә

Һәр көнне булышам!

Суырткыч белән мин

Суыртам тузанны.

Әнием яратмый

Урын-җир тузганны.

Тәртипкә китерәм

Үземнең бүлмәмне,

Су сибеп үстерәм

Өйдәге гөлләрне.

Әнигә мин шулай

Һәр көнне булышам.

Әнием гел матур

Булсын дип тырышам.

Мин аңа бүләккә

Матур гөл үстерәм.

Әнигә бәйрәмне

Мин шулай китерәм!

Э.Мөэминова

 

Әни бәйрәме

Айсылу да уянган… Күр:

Бәхтияр дә уянган!

Бишектәге Ләйләгөл дә

Уянганга куанган…

 

Уянганга куанганга

Бер сәбәп бардыр әле?!

Бар икән шул…

 

Бүген, бүген,..

Бүген — Әни бәйрәме

Әбинең дә, бабайның да

Авызлары җырылган.

 

Әти, абый, чәчәк тотып,

Тора табын кырында.

Ник елмая алар бүген?

 

Белсәң, безгә әйт әле?

— Ник әйтмәскә!

Бүген, бүген…

Бүген — Әни бәйрәме!

Л.Лерон

 

Иң матур җыр

Күгәрченнәр гөрләшәләр

Язгы кояш нурында.

Алар җырлый иң матур җыр

Минем әни турында.

 

Нинди булган, нинди уңган –

Ул һәр эштә, һәркайда!

Йомшак сүзе, күркәм үзе,

Нурлы йөзе елмая.

 

Күрәсезме, букет итеп

Алсу нурлар бәйләмен

Кояш котлый март аенда

Минем әни бәйрәмен.

 

Йөрәгемнең иң түрендә

Иң кадерлем – әнием.

Яхшылыкка, матурлыкка

Үрнәк миңа әнием.

Җ.Тәрҗеманов