Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
19 августа 2022 07:24

Балаларның йөткерү сәбәпләре һәм аны җиңеләйтү юллары

  Ютәл төрләре. Балаларның йөткерү сәбәпләре һәм аны җиңеләйтү юллары Кышкы, язгы вакытта без бик еш суык тиеп авыртабыз. Бигрәк тә балалар еш бирешә әлеге авыруга. Күпчелек очракта температура күтәрелә, ютәлләтә һәм томау төшә. Ютәл үзе – авырту түгел, ә рефлекс. Ә менә сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Балада ютәлнең төп...

 

Ютәл төрләре. Балаларның йөткерү сәбәпләре һәм аны җиңеләйтү юллары

Кышкы, язгы вакытта без бик еш суык тиеп авыртабыз. Бигрәк тә балалар еш бирешә әлеге авыруга. Күпчелек очракта температура күтәрелә, ютәлләтә һәм томау төшә.

Ютәл үзе – авырту түгел, ә рефлекс. Ә менә сәбәпләре төрле булырга мөмкин.

Балада ютәлнең төп сәбәпләре:

  • ОРЗ һәм ОРВИ, ЛОР-авырулар;
  • Тузанга, йонга, үсемлекләрнең серкәсенә, көнкүреш аллергеннарына аллергия;
  • Аденоидлар;
  • Коры һәм салкынча һава;
  • Бронхиаль астма күренешләре;
  • Туберкулёз;
  • Сулыш юлына һәм тамакка чит предмет эләгүе.

Сәбәпләренә карап, ютәл төрле формада була ала: юеш, коры, бума ютәл булырга мөмкин.

Мәсәлән, чит предмет, сулыш юлларына эләгеп, балада бик көчле, буылдыргыч йөткерү китереп чыгарырга мөмкин. Шул ук вакытта бала аңын югалта ала, аның тәне зәңгәр төскә керергә мөмкин. Мондый очракта ата-аналарга кичекмәстән чара күрергә һәм әлеге предметны сулыш юлыннан чыгарырга кирәк. Кирәк булса ашыгыч ярдәм чакырырга.

Аллергия һәм бронхиаль астма диагнозы куелганда ютәл коры була, буып ала. Ул аллерген белән элемтәгә кергәндә көчәя. Аллергияне тузан, үсемлекләр серкәсе, хайваннар йоны, көнкүреш аллергеннары (мәсәлән, көнкүреш химиясе) китереп чыгарырга мөмкин.

Бик еш төрле ялкынсынулар вакытында йоткылыкның лайлалы тышчасы зарарлана. Нәкъ менә шушы урында бик күп лимфоузеллар урнашкан. Зурайган һәм кызарган миндалиналар буенча авыру булуын билгеләргә мөмкин, чөнки вируслар һәм бактерияләр юлында нәкъ менә алар урнашкан.

Ютәл кайбер төр даруларны эчкәч тә барлыкка килә ала. Аларны эчүне туктаткач, ул үзеннән-үзе бетә.

Ютәл булганда тын юллары томалана һәм кешедә моңа каршы рефлектор реакция башлана, ягъни организм үзен шулай сулыш юлларындагы лайла, какырык, тузан, микроблардан арындырырга азаплана. Шул сәбәпле ютәл барлыкка килә.

Ютәлне ничек җиңеләйтергә

Баланың сулышын җиңеләйтү өчен, бүлмәдә һаваның дымлылыгын арттырырга кирәк. Дымлы һава спазмнарны һәм ютәлне киметергә ярдәм итә. Шулай ук балага җылы газсыз минераль су бирергә кирәк.

Какырыкны куптару өчен, балага күбрәк җылы эчемлекләр: шикәрсез чәйләр, минераль су, үлән кайнатмалары бирергә кирәк. Яхшы чара булып ингаляция тора. Тик эфир майларын кулланырга кирәк түгел – алар көчле аллергия китереп чыгарырга мөмкин.

Һәр әни шуны истә тотарга тиеш: авыру сабый, ютәл хроник рәвешкә әверелмәсен өчен, педиатр күзәтүендә булырга тиеш.

Зәлидә Фәттахова