Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
01 июля 2021 06:50

Эшкә өндәүче хикәяләр.

  Чүкеч (Хикәя) Бакый кадак кагарга ярата. Кулына чүкеч-кадак эләктеме, коймага да кага, өй стенасына да, сарай почмагына да кага.          Тик шунысы яман, кадак урынына чүкеч еш кына малайның үз бармагына китереп суга. Үзәге өзелеп авыртса да еламый Бакый, тешен кысып түзә. –Тырнагың тагын кара көеп чыккан бит, малай...

 

Чүкеч

(Хикәя)

Бакый кадак кагарга ярата. Кулына чүкеч-кадак эләктеме, коймага да кага, өй стенасына да, сарай почмагына да кага.

         Тик шунысы яман, кадак урынына чүкеч еш кына малайның үз бармагына китереп суга. Үзәге өзелеп авыртса да еламый Бакый, тешен кысып түзә.

–Тырнагың тагын кара көеп чыккан бит, малай актыгы, - дип битәрли әтисе. – тотынма дип ничә әйттем. Кадак җене кагылган, ахрысы, сиңа.

–Мин түгел, чүкеч...- дип акланмакчы Бакый. – Чүкеч әшәке минем. Синеке әнә ничек туры суга. Миңа да шундые кирәк...

–Ә-ә, юкәдә икән чикләвек! – ди әтисе. – Алайса, әнә сиңа такта башлары, менә бу тартмада кадак. Шуны кагып бетерсәң, кулга сукмый торган әйбәт чүкеч алып кайтып бирермен.

Һәй рәхәтләнде Бакый! Иртән дә кага, көндез дә кага, карыны ачса, аяк өсте генә капкалап чыга да, янәдән – шакы-шокы, шакы-шокы, шакы-шокы...

Кырыкмаса-кырык тапкыр кулына сукты, хәтта тырнак төбеннән кан бәреп чыкты.

Ул кадәресенә түзмәс тә иде әллә, тик яңа чүкеч кызыктыра аны. Әтисенеке кебек, кадак башына туп-туры суга торган әйбәт чүкеч кызыктыра.

Тырыша торгач, тартмадагы кадак шактый кимеде. Кадак бетә барган саен, чүкеч кулга сирәгрәк суга башлады.

Өч көн узды дигәндә, әтисе килеп аның эшен тикшерде.

–Йә, ничек, беттеме? Булган бу, минемчә. Әйдә, яңа чүкеч алырга кибеткә барабыз. Барышлый бусын чүплеккә ташлап китәрбез.

Бакый чүкечен бер куйды, бер алды, әйләндереп-әйләндереп карады, кизәнеп-кизәнеп кадак башына сукты.

Әйбәт суга иде чүкеч. Искиткеч шәп суга иде. Ул хәзер Бакыйга бик кадерле, бик кызганыч тоелды.

–Юк, әти, ташламыйк без аны, - диде малай.

Әтисе мыек астыннан гына көлеп куйды:

–Нишләп тагын? Үзең яңасын сораган идең бит.

–Бусы... Бу чүкеч өйрәнеп җитте инде хәзер, - диде Бакый. – Кулга да сукмый, кадакны да кәкрәйтми. Миңа башкасы кирәк түгел.

–Шулай дисеңме? Алайса, син хәзер келәшчәне өйрәтә башла инде. Кадакны юкка әрәм итәргә ярамый, кеше хезмәте ул. Келәшчәне өйрәтеп җиткергәч, пычкыны өйрәтә башларсың.

–Аннары балтаны! – дип дәртләнеп китте Бакый.

–Әйе, балтаны, аннары өтергене. Бераз үскәч, тракторларны иген игәргә өйрәтерсең.

–Әти! Әти! Аннары комбайнны, аннары автомашиналарны...

–Аннан соң самолетларны, - диде әтисе, зәңгәр күккә карап.

–Диңгездәге корабларны, - дип өстәде Бакый.

–Ракеталарны ерак йолдызларга очарга өйрәтерсең. Галәм киңлекләрен иңләп... Киек каз юлы буйлап... Атомнарны кешегә хезмәт итәргә өйрәтерсең, океан-диңгезләрне, җил-давылларны, вулкан-тауларны, хәтта кояшның үзен эшкә җигәрсең.

Ата белән бала, кояшлы аяз күккә карап, алдагы гомер юлына планнар корганда, әлеге чүкеч... өйләр сала торган, сыерчык оялары, гөл савытлары, трактор, самолет, ракеталар ясый торган гап-гади чүкеч кадак тартмасында ята иде.

Аның сабында малай кулларының җылысы саклана иде.

Габделхәй Сабитов

Усал урындык

Габделәхәт бабай авыл читендә яши, гелән-гелән бал кортлары белән мәш килә.

Бабайның оныгы Әхәт, ике көннең берендә җан-фәрманга бабасы янына элдерә. Бал ашарга! Ипигә ягып, ипигә якмыйча, чәйгә салып, чәйгә салмыйча...

Бабай, Әхәтне күрүгә, кулларын сузып күрешә:

Кара, кара, кем килгән! Әхәт килгән! Әйдүк, әйдүк! Мактап кына йөрисең икән, әле генә җып-җылы бал суырттым... Утыр-утыр, тартынма, чит кешедә түгелсең бит – бабаеңда кунакта, шулай булгач, куркак булма, кунак бул!

Шулай дия-дия, Габделәхәт бабай Әхәтне аяклары туфракка күмеп утыртылган өстәл янына дәшә, өстәл астыннан артсыз урындыклар чыгара.

Әхәт беравык базмыйча торган була. Янәсе, тыйнаклык күрсәтә, әмма бал сүзен ишетүгә, үзе дә сизмәстән, иреннәрен ялый башлый.

–Мин теге... юл өсте генә.

–Юл өсте шул, - ди бабай. – Юл өсте булмаса, кереп тә чыкмаган булыр идең. Утыр әйдә, утыр, торма кәнфитләнеп!

Бабай кәзәки чабуы белән урындыкның тузаннарын сөрткәләп ала. Һәрвакыт шулай.

Бу юлы да Әхәт озак кыстатып тормады, урындыкка утырды һәм шулчак, корт чаккандай, сикереп торды.

–Әллә-лә, әллә-лә!.. Ой, ой, ой!..

–Чү! Чү! Нәрсә булды?

Әхәт, еларга җитешеп:

–Чеметә!.. Тешли!.. – диде. – Теге көнне дә күгәртеп чыгарган иде... Усалның усалы... Эт тә алай тешләмәс...

Бабай хәйләкәр генә кеткелдәп алды:

–Бүгеннән үк мин аны бәйгә бәйләрмен... Теге көнне үк бәйләрмен дигән идем дә, онытканмын. Хәтерем начар шул.

Ачуы да, авыртуы да басылгач, Әхәт бабасы белән кара-каршы утырып чәй эчә, бал ашый башлады.

–Рәхмәт, бабакай! – диде Әхәт, эчен угалый-угалый.

“Тагын да ашар идем әле... – диде ул эченнән генә, - эчпем бәләкәй шул!”

–Үзеңә рәхмәт, Әхәт! – диде бабай. – Онытма бабаеңны. Тагын кил, якын дустың белән кил, капка көне-төне ачык минем!

–Килербез, бабай! – диде Әхәт. – Иртәгә үк килербез.

Чыннан да, икенче көнне Әхәт бабасы янына партадаш дусты Кәримне ияртеп барды.

–Бабайның балы бер мичкә! Шундый итеп сыйланырбыз, шундый итеп...

Сикерешә-сикерешә, берсен-берсе куа-чаба бардылар алар. “Бу сикерү сикерүмени, менә тагы урындыкка утыргач ничек сикерерсең икән!” – диде Әхәт авыз эченнән генә. Янәсе, мин ике тапкыр тешләндем, хәзер инде Кәрим дә тешләнсен...

Габделәхәт бабай малайларны бик җылы каршылады:

–Әйдүк, әйдүк! Түргә узыгыз! Утырышып җибәрегез, җанашларым.

Һәм өстәл астыннан тагын шул артсыз урындыкларны чыгарып куйды. Әхәт бермәлгә аптырап калды: “Кайсы тешләшә иде соң боларның?”

Ул арада бабай үзе ярдәмгә килде:

–Син, Кәрим, менә монда утыр, ә син, Әхәт, менә монысына утыр...

Тәвәккәлләп утыруы булды, Әхәт шунда ук: “Әллә-лә, әллә-лә!” – дип атылып та торды.

Габделәхәт бабай башын чайкый-чайкый кеткелдәде:

–Тагын эләктердеме? Ах, ул явызны!...

Кәрим урындыкны селкетеп карады да:

–Абау, нинди усал нәмәрсә асрыйсың, бабай! – диде. – Бераз акылга утыртмыйча булмый. Чүкечең еракмы, бабай?

–Нишләп ерак булсын. Әнә өстәл астындагы әрҗәдә, күренеп үк тора...

Кәрим әлеге урындыкны шак та шок китереп, берничә кадак кагып, менә дигән иттереп төзәтеп бирде.

Бабай, Кәримнең булдыклылыгына сокланып:

–Башың эшли, балакай! – диде. – Ә менә безнең Әхәтнең башы җитмәде шуңа.

Бабай Әхәткә ымлады:

–Нишләп торасың чит кешедәй, утыр әйдә, утыр! Курыкма! Тешләми инде ул хәзер!..

Борынын салындырган Әхәт бер читтәрәк аяк очы белән җир тырный иде...

Вахит Монасыйпов