Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
12 июля 2021 10:55

Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен.

Гали   Бер кешенең өч улы булган. Иң кечкенәсе — Гали исемле. Аталары базардан өчесенә дә берәр алма алып кайтты. Берничә сәгатьтән соң аталары: — Алмаларны нишләттегез? — дип сорады. Өлкән улы әйтте: — Әти, мин алмамны ашадым. Эчендәге орлыкларны җыеп куйдым. Алма агачы үстермәкче булам. Уртанчы улы әйтте: —...

Гали

 

Бер кешенең өч улы булган. Иң кечкенәсе — Гали исемле. Аталары базардан өчесенә дә берәр алма алып кайтты.

Берничә сәгатьтән соң аталары:

— Алмаларны нишләттегез? — дип сорады.

Өлкән улы әйтте:

— Әти, мин алмамны ашадым. Эчендәге орлыкларны җыеп куйдым. Алма агачы үстермәкче булам.

Уртанчы улы әйтте:

— Мин алмамны ашадым. Бик тәмле, татлы җимеш икән. Әтиемә Алла исәнлек бирсен, дип, дога кылдым.

Өченче улы Гали атасына карап әйтте:

— Алманың яртысын ашадым...

Атасы әйтте:

— Яртысын нишләттең?

Гали куркып, кызарып әйтте:

— Күршебезнең улы Вәли авырып ята. Барып, яртысын аңа бирдем. Бик куанды, дога кылды.

— Син бигрәк яхшы иткәнсең, улым, — дип, атасы Галинең битеннән, күзләреннән үпте.

Дәрдемәнд

 

 

Биш чия

— Асия, Асия!

Кулыңда биш чия.

Калдыр да өчесен,

Бир миңа икесен.

— Юк-юк, — ди Асия, —

Миңа аз өч чия...

Йомарлап нык тотты,

Һәммәсен дә сытты.

— Асия, Асия!

Кайда соң биш чия?

Саранлык алдады —

Берсе дә калмады.

Җәвад Тәрҗеманов