Хикмәтле сүз
Бер сүзне күп сөйләсәм,
Аны тәмам «иләсәм»,
Тирги мине һәммәсе:
Туйдырамын, янәсе.
Ә мин шундый сүз беләм, —
Ул сүздән туймый һичкем.
Тиргәмиләр, сүкмиләр, —
Сөйләп торсаң да өч көн.
Кыен түгел әйтергә,
Бик ансат, рәхәт үзе.
Сезгә дә өйрәтәм аны:
Ул була «рәхмәт» сүзе.
Фәнис Яруллин
Рәхмәт һәркем өчен рәхәт.
Мин кибеттән Хафиз бабайга икмәк алып кайттым. Ул миңа рәхмәт әйтте. Мин дә аңа рәхмәт әйттем.
-Икмәк алып кайтучы син үзең ич, нигә миңа рәхмәт әйтәсең?- диде Хафиз бабай.
-Рәхмәткә каршы рәхмәт тагы да рәхәт, - дип җавап бирдем мин.
-Хак әйтәсең: рәхмәт һәркем өчен рәхмәт, - диде Хафиз бабай.
Идрис Туктар