Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
18 августа 2022 11:45

Рәхмәт һәркем өчен рәхәт.

Хикмәтле сүз     Бер сүзне күп сөйләсәм, Аны тәмам «иләсәм», Тирги мине һәммәсе: Туйдырамын, янәсе.   Ә мин шундый сүз беләм, — Ул сүздән туймый һичкем. Тиргәмиләр, сүкмиләр, — Сөйләп торсаң да өч көн.   Кыен түгел әйтергә, Бик ансат, рәхәт үзе. Сезгә дә өйрәтәм аны: Ул була «рәхмәт»...

Хикмәтле сүз

 

 

Бер сүзне күп сөйләсәм,

Аны тәмам «иләсәм»,

Тирги мине һәммәсе:

Туйдырамын, янәсе.

 

Ә мин шундый сүз беләм, —

Ул сүздән туймый һичкем.

Тиргәмиләр, сүкмиләр, —

Сөйләп торсаң да өч көн.

 

Кыен түгел әйтергә,

Бик ансат, рәхәт үзе.

Сезгә дә өйрәтәм аны:

Ул була «рәхмәт» сүзе.

Фәнис Яруллин

Рәхмәт һәркем өчен рәхәт.

 

Мин кибеттән Хафиз бабайга икмәк алып кайттым. Ул миңа рәхмәт әйтте. Мин дә аңа рәхмәт әйттем.

-Икмәк алып кайтучы син үзең ич, нигә миңа рәхмәт әйтәсең?- диде Хафиз бабай.

-Рәхмәткә каршы рәхмәт тагы да рәхәт, - дип җавап бирдем мин.

-Хак әйтәсең: рәхмәт һәркем өчен рәхмәт, - диде Хафиз бабай.

Идрис Туктар