Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
03 июля 2022 11:38

Йорт кошлары турында шигырьләр

Әтәч Иртән бик иртә тора, Канат кагып кычкыра: -Кикрикүк! Кикрикүк! Тор иртәрәк: эшең күп... Гасыйм Лотфи Тавыклар белән Таһир Тавыклар йөри: -Кыт-кыт та кыт-кыт! Син, Таһир, безнең Тамакны тук тот! Таһир җим бирә: Сүзсез дә аңлый – Алар бит җимсез Бер күкәй салмый. Дамир Гарифуллин Чебиләр Өй алдында чебиләр: -Чип-чип-чип!...

Әтәч

Иртән бик иртә тора,

Канат кагып кычкыра:

-Кикрикүк! Кикрикүк!

Тор иртәрәк: эшең күп...

Гасыйм Лотфи

Тавыклар белән Таһир

Тавыклар йөри:

-Кыт-кыт та кыт-кыт!

Син, Таһир, безнең

Тамакны тук тот!

Таһир җим бирә:

Сүзсез дә аңлый –

Алар бит җимсез

Бер күкәй салмый.

Дамир Гарифуллин

Чебиләр

Өй алдында чебиләр:

-Чип-чип-чип! – дип йөриләр.

Кечкенә канатлары,

Муеннары сап-сары.

Мәхмүт Хөсәен

Әтәч

Таң ата бугай,

Әтәч кычкыра:

-Кикри-күк,

Кикри-күк!

Йә сузып кына,

Йә бик еш кына:

-Кикри-күк,

Кикри-күк!

Без дә уяндык

Әтәч тавышына:

-Кикри-күк,

Бакчага килдек,

Ашыга-ашыга:

-Кикри-күк,

Кикри-күк!

Муса Җәлил

Кикрикүк

Күктә сүнде йолдызлар,

Уянды үрдәк-казлар,

Торсын малайлар, кызлар!

Кик-ри-кү-үк!

Кик-ри-кү-үк!

Җәвад Тәрҗеманов

Әтәчем

Әтәчем! Әтәчем!

Ник иртә ятасың?

Йокыдан син безне

Иртүк уятасың.

Торасың да иртүк

Кычкырасың бик күп:

Кикри-күк, кикри-күк,

Кикри-күк, кикри-күк!

Бари Рәхмәт

Чебиләр

Акыллы кыз Гөлфия

Чебиләрне бик сөя:

Әнисе эштә чагында,

Ул аларга җим сибә.

Их чебиләр, чебиләр!

Һич тынычлык бирмиләр:

Гөлфиянең кул астында

Черелдәшеп йөриләр.

Әнәс Кари

Тавык

Кытаклап чыкты тавык,

Кытаклый ул, мактанып.

Нәрсәгә бик шатланган?

Чөнки ул күкәй салган.

“Әби килеп алсын, ди,

Балалар куансын”,- ди.

Әнәс Кари

Кызыл әтәч

Кызыл әтәч

Торган иртүк.

Кычкырадыр:

-Кикрикүк!

-Кикрикүк!

Торыйк иртүк –

Эшләр бик күп!

Гөлшат елап ятмасын,

Япсын елак капкасын.

Күз яшьләре тиз кипсен,

Тавыкларга җим сипсен.

Саҗидә Сөләйманова

Йә, алар кемнәр икән?

Тезелешеп кайталар,

Бак-бак-бак, дип әйтәләр.

-Йә, алар кемнәр икән?

-Алар үрдәкләр икән.

Сикерешеп уйныйлар,

Мәэлдзшеп туймыйлар.

-Йә, алар кемнәр икән?

-Алар бәрәннәр икән.

Юлны күктән сузалар,

Каркылдашып узалар.

-Йә, алар кемнәр икән?

-Алар каргалар икән.

Дамир Гарифуллин