Вторник, 07 сентября 2021 15:57

Ай

 

Дустым, кара әле! Күктә нинди якты ай балкый!

Күктәге Ай – безнең планетабызның – Җирнең бердәнбер иярчене ул. Икенче төрле әйткәндә, ул Җиргә ияреп йөри, дөресрәге аның тирәсендә сәгать уңаена әйләнә. Ай Җирне 27 ярым көн эчендә тулысынча әйләнеп чыга.

Без Айны төнлә генә күрәбез. Ул безгә балкып торган сары шар булып күренә. Ләкин чынлыкта ул үзе яктылык бүлеп чыгармый, бары Кояштан төшкән яктылыкны чагылдыра гына. Айның төсе дә сары түгел, ә соргылт-көрән.

Ай әйләнеп торганга күрә, Кояш нурлары аңа төрлечә төшә. Безгә исә айның яктыртылган өлеше генә күренә. Шуңа күрә ул төрле формага кергәндәй була: яңа туган айны – ярым ай, ә анысын тулган ай алыштыра. Аннары тулган ай әкренләп кими, һәм бу күренеш яңадан кабатлана.

Ай Җиргә караганда 4 тапкыр кечерәк. Аның тарту көче дә Җирнекеннән 8 тапкыр азрак. Мәсәлән, 32 кглы баланың авырлыгы Айда нибары 4 кг булыр иде! Айда яшәсәк, без зур бер өстәлне дә чәнти бармак белән күтәрә һәм 2-3 метр биеклеккә сикерә алыр идек.

Ай безгә шулкадәр якын кебек. Агач башына менеп, кулыңны сузсаң, Айны тотып карап та булыр кебек. Ләкин чынлыкта бу алай түгел. Айга барып җитү өчен, космик корабка утырып, тоташ 3 көн очарга кирәк. Җир белән Ай арасы – якынча 384 мең км.

Син беләсеңме, 1969 елның 21 июлендә Айга беренче тапкыр кеше аяк баса. Бу Америка Кушма Штатлары астронавты Нейл Армстронг була. Бу вакытта ул өстенә артык эсседән һәм салкыннан саклый торган махсус кием – скафандр кия. Ни өчен, дисеңме? Беренчедән, сулар өчен. Чөнки Айда һава юк. Икенчедән, пешмәс һәм туңмас өчен. Чөнки Айның Кояш төшкән җирләрендә бик эссе – 127 градус җылы, ә күләгәле урыннарында бик салкын – минус 173 градус.

Айда җил дә исми, яңгыр да, кар да яумый. Шуңа күрә астронавтлардан калган эзләр әле дә саклана. Ә менә алар куеп калдырган әләмнең – АКШ флагының төсе уңган, диләр. Чөнки Айда кояш нурларының көчле балкышыннан саклый торган атмосфера катламы юк диярлек. Шуңа күрә анда Кояш ныграк кыздыра.

Ай безгә – Җир кешеләренә ни өчен кирәк соң?

Беренчедән, Ай Җирнең бер үк тизлектә әйләнүен тәэмин итә. Бу исә тәүлекнең бер үк төрле озынлыкта булуын билгели. Ай булмаса, көннәр кыскарыр һәм һава торышы да бик кискен үзгәреп торыр иде.

Икенчедән, ай җирдәге диңгезләр, елга-күлләрдәге суның күтәрелешенә һәм чигенешенә сәбәп булып тора. Айга ияреп, туфрак та, зур-зур биналар да хәрәкәткә килми. Ә менә су күтәрелә башлый. Кешеләр моннан бик яхшы файдалана һәм мондый су күтәрелешләре һәм чигенешләре вакытында эшли торган гидроэлектростанцияләр төзи. Алар электр көчен табигатьне пычратмыйча табарга мөмкинлек бирә. Өченчедән, Ай балыкларның һәм суда яшәүче башка хайваннарга бик зур йогынты ясый. Ай ныграк яктырткан саен, балыклар да активлаша дип саный галимнәр. Моннан балыкчылар оста файдалана, һәм ай тулган төнне күп итеп балык тота.

Ә тагын Ай һәм йолдызлар төнлә җирне яктырта, адашкан кешеләргә юл табарга ярдәм итә. Алар – күкнең искиткеч матур бизәге!

Дусларың белән бүлеш

 

 

Журналның иң беренче санын күрәсең киләме?




Сетевое издание «Салават купере»
© 2014-2020 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902,
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор) от 17.11.2014 г.
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+, 6+.
Вся информация, размещенная на данном веб-сайте, предназначена только
для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна.
Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон: +7 (843) 222-05-46 (1646).
Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Руководитель филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович
Главный редактор: Хуснутдинова З.З.
Политика о персональных данных в АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционная политика АО "ТАТМЕДИА""

Сайт разработан в IT департаменте АО Татмедиа»