Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
14 июля 2022 08:09

«Малайлар биюе»

                                Беренче күренеш Соры куян итек сатучыга бара. -Исәнмесез! -Исәнмесез! -Сезгә нинди итек кирәк? -Миңа кечкенә итек кирәк. -Миңа кара итек кирәк. -Миңа җылы итек кирәк. -Мәгез кечкенә, кара, җылы итек. -Рәхмәт. Саубулыгыз! Соры куян:...

                               

Беренче күренеш

Соры куян итек сатучыга бара.

-Исәнмесез!

-Исәнмесез!

-Сезгә нинди итек кирәк?

-Миңа кечкенә итек кирәк.

-Миңа кара итек кирәк.

-Миңа җылы итек кирәк.

-Мәгез кечкенә, кара, җылы итек.

-Рәхмәт. Саубулыгыз!

Соры куян:

Яле, кызым, кил әле, киеп куй менә бу итекләрне, аякларны кыш көне туңдырырга ярамый

(итекләрне бирә)

Куян кызы:

Әни рәхмәт бу бүләкне

Һич тә салмый киярмен

Дусларыма:"Аны әни

Бүләк итте!”- диярмен.

(Әни чыга, кыз итекләрне кия)

                                              Җыр: "Яңа итекләр"

1. Яңа итегем кидем

Көзге каршына килдем

Бигрәк тәти кыз булдым

Биим әле бер дидем

Итектә ике күзем

   Бер биим әле үзем

Итек алды әнием

    Биеми ничек түзим

2. Аягымда итегем

Басамын тып-тып итеп

Гармун уйнап җибәрсә

Түзәсең нихәл итеп.

Итектә ике күзем

 Бер биим әле үзем

Итек алды әнием

   Биеми ничек түзим

3.Итеге җиңел икән

     Җилдереп биеп китәм

Әниемнең бүләгенә

Сөенеп биеп китәм

Итектә ике күзем

  Бер биим әле үзем

Итек алды әнием

   Биеми ничек түзим

(Биюдән туктап, итекләрне салып ташлый)

- Тукта, әле җайсыз ич бу,

Уңайсыз аякларга.

Ялан тәпи йөрү рәхәт,

Яшерим кай якларга?!

(Итекләрне качыра.)

     Сикерә-сикерә йөрергә

Итексез рәхәт икән.

«Куяннар биюе»-« Танец зайчиков»

Ай-яй салкын туңам бит

Кышы бик зәһәр икән.

(Кыз аксаклый, елый башлый)

Әни,әни аякларым

Нигә авырта икән?

(Ана куян чыга)

Соры куян:

-Нәрсә булды? Ник елыйсың? Нишләп итекләрне салдың?

Ай кызым, куянкаем, синен бит аякларың шешкән. Итекләрне салып ялан тәпи йөргәнсең ахрысы син.

Я Ходаем, нишлим икән, тиен дустым киңәш бирер миңа, аңа барып карыйм әле.

(Ана куян, Куян кызы, Тиен)

Ана Куян:

Тиен дустым , исәнме. Хәлләрең ничек? Менә бит кызым авырып китте, итекләр бүләк иткән идем, урамда яланаяк йөргән.

Тиен:

Алай икән ,кызыеңа

         Кичекмәстән ярдәм кирәк

Врачка барып карыйк

Белмәгәне аны сирәк

Кирәк икән үлән белән

    Дәвалый ул җәнлекләрне;

Им-дәвасы бик шифалы.

Әйдә киттек, ал иркәңне.

(Куян кызы аксаклап чыга)

“Тиеннәр биюе”- “Танец белочек”

Икенче күренеш

(Доктор дару әзерли)

(Ана куян, Куян кызы, Тиен керәләр)

Тиен:

Исәнме, шат күңелле Доктор абый

Куян кызы авырып киткән.

Соры куян:

Доктор, минем сүзне тыңламыйча, кызчыгым, яланаяк кардан йөргән.

Зинһар өчен, доктор, ярдәм ит кызчыгыма.

(Доктор тикшерә, тыңлый)

Врач:

Алай икән! Әни сүзен

Тыңламасаң шулай була. Әйдә әле куянкай тирән итеп сула.

(Алдан күкрәген тыңлый)

Чынлап әйтәм хәле авыр, менә мин сиңа дару бирәм син аны көн дә кызыңа эчерт. Балам син әниең биргән итекләрне бер кайчанда салма, һәркөн киеп куй, әниләр алар һәрвакытта дөресен әйтә. Алла боерса терелерсең!

Соры куян:

Рәхмәт инде Сезгә, доктор, киңәш биргән өчен Тиен дустым, сиңа да рәхмәт.

Җыр: “Әнием”

(Л.Юнысова сузлэре)

Әнием кадерлем,

   Син энҗе бөртегем,

  Син хөрмә җимешем

 Син йөрәк тибешем.

Әнием, әнием

Иң кадерлем син минем.

Мин сине яратып,

 Иркәләп торырмын.

  Мин сиңа тормышта

Таяныч булырмын.

Әнием, әнием

Иң кадерлем син минем.

“Парлы бию”- “Парный танец”.

Шәрәфетдинова Лилия Рәис кызы