Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
21 июля 2022 10:52

Укытучыга багышланган шигырьләр

Укытучым килә янәшәГомеремнең тәүге язларыннан,Әткәм-әнкәм белән янәшә,Берәү яши һаман күңелемдә,Үткәннәрдән кайтып эндәшә. Хәтеремдә, курка-курка гынаКлассыма килеп кергәнем.Хәтеремдә шулчак, беренче кат,Якты йөзен аның күргәнем. Дәреслекне ачкач аптыравым,Нәүмизләнеп каушап калуым.Хәтеремдә, аның әкрен генәИңнәремә кулын салуы... Ул өйрәтте каләм тотарга һәмТәүге сызыкларны сызарга.Ул өйрәтте хәрефләрне теркәп,Иҗекләрдән сүзләр язарга. Күзәтте ул һаман гомерем юлын,Ялгышларым...

Укытучым килә янәшә
Гомеремнең тәүге язларыннан,
Әткәм-әнкәм белән янәшә,
Берәү яши һаман күңелемдә,
Үткәннәрдән кайтып эндәшә.


Хәтеремдә, курка-курка гына
Классыма килеп кергәнем.
Хәтеремдә шулчак, беренче кат,
Якты йөзен аның күргәнем.


Дәреслекне ачкач аптыравым,
Нәүмизләнеп каушап калуым.
Хәтеремдә, аның әкрен генә
Иңнәремә кулын салуы...


Ул өйрәтте каләм тотарга һәм
Тәүге сызыкларны сызарга.
Ул өйрәтте хәрефләрне теркәп,
Иҗекләрдән сүзләр язарга.


Күзәтте ул һаман гомерем юлын,
Ялгышларым булса, төзәтте.
Хезмәт яратырга, туган җиргә
Тугрылыкка мине өйрәтте.


Кыенлыклар килсә, әле дә ул:
" Бирешмә!"- дип, гүя, эндәшә.
Күңелемдә шулай гомерем буе
Укытучым килә янәшә.

Резеда Вәлиева.

 

 

Укытучысыз кеше булмый

Укытучысыз кеше булмый,
Ул - һава кебек кирәк.
Укытучың булмаганда
Тибүдән туктый йөрәк.

Фикерләүдән туктый башың,
Күзеңдә сүнә нурлар.
Тормышта туктап каласың,
Өзелә барыр юллар.

Укытучысыз яшәп булмый,
Теләгем сезгә шушы:
Максатка юл күрсәтердәй
Табылсын укытучы!

Раил Гатауллин.

 

 

Укытучы

Уч төбенә куеп Җирне гүя,

Бүгенгесен аның, үткәнен

Күрсәтте ул безгә...

урап кайттык

Күрелмәгән илләр үтәли.

Аяз дөнья, кешелек бәхете өчен

Көрәшергә безне өндәде:

—  Яратыгыз Җирне! — диде һаман,

Ләкин:

—  Мине яратыгыз! — димәде.

Аңа бүген еллар аша карыйм:

Көлеп басып тора күңелдә...

Ах, хәйләкәр абый!

Җирне, кешеләрне яраттырып

Яраттырган икән үзен дә!

Рәдиф Гаташ.

 

 

Укытучым

Һәр карашың - гыйлем нуры синең,

Һәр сүзеңдә синең изгелек.

Әнидер син, бәлки,

Без дә синең

Бәгыреңнән төштек өзелеп.

Тактадагы акбур белән язган

Һәрбер җөмлә безнең күңелдә.

Мең галимнән якты йолдыз булып

Балкыйсың син белем күгендә.

Галимнәр дә галим була алмый,

Шагыйрьләр дә шагыйрь түгел лә, -

Син утырткан гүзәл гөлчәчәкләр

Шытып чыкмый калса күңелдә.

Әнидер син, бәлки,

Без дә синең

Бәгыреңнән төштек өзелеп.

Укытучы булу -

Фәрештәләр

Язып бетерә алмас изгелек!

Рифат Сәлах.

 

 

Укытучым

Барыбызга бер генә,

Белмим, ничек өлгерә.

Үзе шундый сөйкемле,

Нәкъ әнием шикелле

Шат йөзле укытучым,

Күңелемә иң якын

Кеше ул шуның өчен.

Ул — минем укытучым!

Шатлыгыма сөенә,

Кайгым булса көенә...

Көн дә гыйлем өләшеп

Илтә белем иленә

Кадерле укытучым,

Аннан галим беркем дә

Юк сыман шуның өчен.

Ул — минем укытучым!

Кырда иген иксәм дә,

Галим булып китсәм дә,

Ул булыр гел уемда,

Маяк булыр юлымда

Сөекле укытучым,

Аңарга мин гомергә

Бурычлы шуның өчен.

Ул — минем укытучым!

Хәкимҗан Халиков.