Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
23 июля 2022 07:36

Аулак өй

Зал бәйрәмчә бизәләгән - чиккән сөлгеләр, өстәлдә самовар белән чынаяклар, йон эрли торган каба. Әби йон эрләп утыра, шулчак ишек шакыган тавыш ишетелә. Малай белән кыз керә. Балалар:Исәнме, дәү әни? Әби:И бабаларым килгән икән (балаларны кочаклап ала). Исәнмесез, үскәннәрем! Әтиегез, әниегез кая? (урам якта «Әни без кермибез, Алияләргә кунакка китеп...

Зал бәйрәмчә бизәләгән - чиккән сөлгеләр, өстәлдә самовар белән чынаяклар, йон эрли торган каба. Әби йон эрләп утыра, шулчак ишек шакыган тавыш ишетелә. Малай белән кыз керә.

Балалар:Исәнме, дәү әни?

Әби:И бабаларым килгән икән (балаларны кочаклап ала). Исәнмесез, үскәннәрем! Әтиегез, әниегез кая?

(урам якта «Әни без кермибез, Алияләргә кунакка китеп барышыбыз. Балалар синдә калсыннар инде?»)

Әби:Ярар.

(Шул чак күрше әби килеп керә)

Күрше әби: Исәнмесез, саумысыз! Нишләп ята икән күрше? (балаларны күреп) Бәй, синеңдә кунаклар бар икән бит. Мин сине аулак өйгә чакырырга кергән идем.

Әби:Кунакларым бар шул. Син үзең кер күршекәем. Кул эшләреңне алып кер.

(Күрше әби өенә чыгып китә)

Күрше әби:Әйдәгез,балалар өстәлне көйләп алыйк. Сез өстәлгә чәк-чәкне, коймак һәм балны куя торыгыз, мин самоварны куеп керәм.

Әби өстәлдән самоварны алып чыгып китә, балалар өстәлне җыялар.

Тышкы яктан әбиләр кире керә.

Әби: Түрдән уз күрше. Бик вакытлы кердең үзең. Балалар да кунакка китте. Бер утырып сөйләшеп алырбыз. Әйдә әле ахирәткәем, бер утырып дога кылыйк.(Әбиләр дога укыйлар)

Күрше әби:

Бисмиллаһир – рахман – иррахим.

Килеп кердем өегезгә,

Дога кылдым түрегезгә.

И ходаем, иман нуры

Балкып торсын йөзегездә.

Мәҗлесегез күркәм булсын,

Өегезгә фәрештә тулсын,

Догаларым кабул булсын,

Әрвахларыгыз шат булсын.

Эх, бар иде бит безнең яшь чаклар. Егетләр гармун уйнап, җырлап урам әйләнерләр иде, кызлар өйләрдә кешегә сиздермичә генә егетләрне көтеп утыралар иде. Эх, хәзер яшьләр элекке без уйнаган уеннарны оныттылар шул. Заманаларны шушы телевизор, компьютер дигән зәхмәт басты бит.

Әби: Шулай шул бик дөрес сөйлисең, Һәрбер кеше үз почмагында бикләнеп тик утыра. Бер матур итеп җырлый, бии белмиләр. Күңелле итеп ял итә белмиләр. Безнең замандагы аулак өйләрне дә оныттылар бит.

Кыз: Дәү әни нәрсә ул «Аулак өй»?

Малай: Сез анда нәрсә эшлисез иде?

Әби: Берәр кыз яки егетнең әти-әнисе кунакка яки берәр җиргә китсә, бу өйдә аулак өй оештыралар иде. Кызлар янына егетләр килә. Шул чагында китә инде уен-көлке, җыр-бию, такмак әйтешү. Бик күнелле була да инде.

Кыз: Дәү әни безнең дә сез уйнаган уеннарны уйнасы килә. Безне дә өйрәтәсезме?

Малай: Без дусларыбызны чакырырбыз.

Малай ишектән чыгып китә, иптәшләре белән керә. Кызлар залның бер ягына, малайлар икенче ягына басалар.

Малай: Исәнмесез саумысез?

Нигә кәҗәгезне саумыйсыз?

Әтәчегез күкәй салган

Нигә чыгып алмыйсыз?

Аның каршысына бер кыз йөгереп чыга:

Кыз:Әй, Әпсәләм, Әпсәләм!

Сәлам бирдем Әпсәләм.

Синнән безгә тиештер бит

Вәгаләйкемәссәләм!

Малай: Исәнмесез, дусларым!

Хәерле кичләр булсын!

Уен – көлке, җыр – моңнан

Күңелләребез тулсын!

Кыз: Бүген сездә аулак өй дип

Дусларымнан ишеттем,

Йомгагымны чорнарга дип

Мин сезгә килеп җиттем.

Кыз : Егетләргә бер җырлап күрсәтик әле.

«Ал чия төпләрендә» көенә

Егетләр килгән, егетләр

Нигә килгәннәр икән?

Тыңлап карыйк, җырласыннар,

Нәрсә диярләр икән?

Малайлар:

Сандугачның балалары,

Талга кунганнар икән.

Кызларыгыз бигрәк чибәр,

Бигрәк уңганнар икән.

Икекыз биеп килеп, ике малайга басалар, аннары парлап биеп китәләр.

Парлы бию.

Әби: И, балалар, килүегез бик әйбәт булды әле. Ахирәт, әйдә боларга югары очта кичке уен вакытында егетләр белән уйный торган уеныбызны өйрәтик.

Күрше әби: Теге «Чума үрдәк, чума каз»нымы?

«Чума үрдәк, чума каз» уены уйнала.

Чума үрдәк, чама каз,

Чума үрдәк, чума каз,

Тирән күлне ярята шул, ярата,

Тирән күлне ярата шул, ярата,

... үзенә иптәш эзли,

Белмим кемне ошата?

... ошата шул, ошата,

... ошата шул, ошата.

(җыр кабатлана, исемнәр үзгәртелә)

Күрше әби: Безнең заманда аулак өйләр күңел ачу кичәләре генә түгел иде. Кичке озын кичләрдә кызларның уңганлыгын, өлгерлеге тикшерелә иде. Анда без бирнәләр әзерли идек.

Кыз: Нәрсә ул – бирнә?

Әби: Кызым бирнә ул - кыз кеше үзе чиккән алдагы тормышында кирәк әйберләр. Менә минем сандыгым (сандыкны ачып күрсәтә башлый). Менә сөлгеләрем, монысы алъяпкыч – күрәмсез канатлы алар, татар кызларының алъяпкычлары бикрәк матур була. Балаклы күлмәктә татар кызының милли киеме.

Күрше әби: Күршекәем, син бит түбәтәйләр чигәргә бик оста идең бит.

Әби: Менә ул. Бабагызга кияү бүләге ул. Шушы өйгә килен булып төшкәч биргән идем, саклап кына киде ничә еллар буе.

Күрше әби: Бу түбәтәйне күргәч чишмә буенда уйный торган «Түбәтәй» уенын искә төшеп тора, уйнап алабызмы.

Уен барышында түбәтәй кемдә кала, шул бала җырлый, бии, сикерә, әтәч булып кычкыра һәм башкалар.

Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ераклардан килгәнсең,

Төскә матурлыгың белән

Шаккатырыйм, - дигәнсең.

Түп – түп – түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.

«Түбәтәй» уены уйнала.

Әби: Шунда чишмә буенда Гаффурымны беренче тапкыр күргән идем.

Күрше әби: Искә төшермә инде, шул кичне сине урлап китте бит ул. Без Минниса түтәйгә әйтергә куркып беткән идек.

Кыз: Ничек инде урлады?

Әби: Без яшь заманда шулай иде ул кызым, ошаткан кызны димләп (егет кешедән яучы – сорап килүче) алганнар, йә булмаса урлап киткәннәр.

Күрше әби: Әйдәгез искә төшереп үтик әле.

Барысы да табын артына утырышалар.

1 бала: Кунаклар килде туйга,

Иң кадерле кунаклар.

Без аларга тәмле итеп

Әзерләдлек чәк-чәкләр.

2 бала: Кунаклар килде безгә,

Кунаклар килде безгә.

Килен hәм кияүнең

Туен котлыйбыз бергә.

3 бала: Без күңелле, шат балалар

Җырлыйбыз да биибез.

Әйдәгез яшьләребезгә

Матур тирмә төзибез.

Бер төркем балалар «Тирмә» уенын уйнарга чыгалар

«Тирмә» уены (игра «Юрта»)

Уенда дүрт бүлем дүртешәр бала уйный. Бүлмәнең дүрт почмагына түгәрәк ясап басалар. Урталарында урындык, урындыкта яулык. Кул тоташып җырлап атлыйлар:

Без күңелле балалар,

Түгәрәккә җыелдык.

Җырлыйбыз да, биибез дә,

Болында түгәрәктә.

Сүзсез көй барышында зур түгәрәккә басалар, көй беткәч үз урындыклары янына йөгершәләр. Баш очларында яулыкны тартып тирмә ясыйлар. Кайсылары алдан ясый тирмәне, шулар җиңә.

Әби: Менә бу көянтәләрне иң башларына салып чишмәгә суга барган идем.

Салмак кына татар көе башкарыла, кызлар биергә чыгалар.

Кызлар биюе (Каз канаты).

Әби: И, кайда икән безнең яшь чакларыбыз. Аулак өйгә килгәч төрле уеннар уйный идек, «Капкалы», «Ачык авыз», «Тәгәрәшле», «Челтәр элдем читәнгә» һәм башкалар.

Кыз: Әйдәгез, бездә«Капкалы»(Ворота) уенын уйнап алыйк.

Яңа утырткан капканың

Баганасы бик шома

Капка эләктереп калмасаң

Элекмәскә чамала.

Уен «Капкалы»

10 пар җитәкләшеп зур түгәрәккә капка ясап басалар. Куллар өскә күтәрелгән. Көй башлануга арадан бер пар үзе теләгән капкага керә, алар урынына баса, әлеге пар икенче капкага бара.көй туктауга капкага керә алмаган пар җәза ала.

Малай: Дуслар әйдәгез тагын берәр уен уйнап алыйк.

Әби: Әйдәгез килгән кунаклар белән уйнап алыйк. Аларда тик утырмасыннар.(әниләр белән уен ) Ул «Күз бәйләү» уены.

Зур түгәрәк ясала, уртасында кечкенә генә түгәрәкләр ясала, уйнаучыларның санына карап. Алып баручы сайлана, аның яулык белән күзе бәйләнә. Калган балалар кечкенә түгәрәкләргә басалар. Алып баручы, күзләре бәйләнгән килеш, уйнаучыларны эзли. Уйнаучы урынында тик торырга тиеш (утыра, иелә), ул үзен алып баручыга тортырмаска тырыша. Әгәр дә алып баручы тотса, ул уйнаучының исемен әйтергә тиеш, әйтәлмәсә уен дәвам ителә.

«Күз бәйләү» уены.

Күрше әби: Барысыда шундый уңган

Барысыда шундый булган.

Йөзләре кояш кебек

Торалар нурлар сибеп.

Малай: Кызлар, сезне матур бии диләр, безгә биеп күрсәтегез әле.

Кыз: Әйдәгез парлап биибез. «Челтәрле»не беләмсез?

Кара – каршы бию «Челтәр элдем читәнгә».

Челтәр элдем читәнгә

Җилфер – җилфер итәргә

Без килмәдек буш китәргә

Килдек алып китәргә.

Алын алырсыз микән,

Гөлен алырсыз микән.

Урталарга чыгып сайлап

Кемне алырсыз икән.

Алларында алырбыз,

Гөлләрендә алырбыз.

Күңелебезгә кем ошаса

Шуны сайлап алырбыз.

Әби: И безнең яшьләр дә бик булдыра икән!

Күрше әби: Йөрәкләрне җилкетә торган көй. Белмим ничек түзәргә?

(бии башлый)

Бас, бас, катырак бас

Бии икән дисеннәр

Безнең картлар табаныннан

Ут чыгара дисеннәр.

Әби:

Җитәр, җитәр уздырдың

Бикрәк тузан туздырдың

Аягыңны шакылдатып колагымны тоңдырдың.

Күрше әби:

Әбиеңнең кәҗәсе

Бакчада кәбестәдә

Биемәгәч, җырламагач

Мин монда нәмәмстәгә.

(әбиләр бииләр)

Кыз: Йорт хуҗалары да бик матур биеделәр. Менә сезгә күчтәнәчләр (йомырка бирә).

Малай:

Кашык кабып йөгерәм дип,

Мактанырга ашакма.

Син менә йөгереп кара

Күкәй салып кашыкка.

Уен «Йомырка салыш».

кашыкка йомырка салып узышу уздырыла.

Балалар ярымтүгәрәк ясап басалар.

1 бала:

Таң атар, чыгар кояш

Әйләргә таралышыйк.

Хуҗаларга рәхмәт әйтеп

Өйләргә таралышыйк!

2 бала:

Уйнадык та, җырладык та

Бүген бездә аулак өй,

Аулак өйдә булмаганнар

Безнең күңелне аңламый.

Әби: Һәрвакыт күркәм булыгыз,

Авырамагыз беркайчан.

Кайгыларга бирешмәгез,

Шатлыклар йөрсен алдан!

Күрше әби: Бигрәкләр дә күңелле булды, яшь чакларыбыз искә төште. Ярый әле кергәнмен. Болай булгач гореф – гадәтләребез югалмый, аларны дәвам иттерүчеләребез бар. Рәхмәт сезгә, балалар! Мин чыгыйм инде, исән – имин торыгыз. Үзегез дә безгә кунакка керегез.

Балалар: Рәхмәт сезгә. Безгә дә китәргә вакыт. Саубулыгыз!

Җыр: “ Матур булсын”

Сөнгатуллина Айгөл Таһир кызы

Питрәч