Четверг, 10 марта 2022 13:24

«Балалар бакчасында адаптация чоры»

Балалар бакчасы проблемасы – яхшымы ул, начармы, бирергәме анда баланы, юкмы – иртәме, соңмы һәр гаиләдә туа торган проблемаларның берсе. Бу проблеманың актуаль булуы гаиләнең матди хәленнән дә, ата-аналарның шөгыль төренә дә бәйле түгел, һәр гаиләнең үз тәҗрибәсе, балалар бакчасына карата уңай һәм тискәре фикерләре бар.

Сабыйга яңа учреждение, яңа кешеләр, таныш түгел иптәшләр, өлкәннәр, режим моментларына ияләшеп китүе бик тә авыр. Әти-әниләр да бала өчен борчылалар, балалар бакчасы таләпләренә ияләшәләр. Шул ук вакытта тәрбиячегә дә, бала һәм әти-әнилер белән якын мөнәсәбәтләр урнаштыруы җиңел түгел.

Бала, балалар бакчасына карата уңышлы адаптация чоры үтсен өчен, әти-әниләрнең бакчага карата уңай мөнәсәббәттә булулары, балада да шундый фикер тәрбияләүләре шарт.

Баланың адаптация процессына аның психик һәм физик үсеше, сәламәтлеге, чыныгуы, үз-үзенә хезмәт күрсәтә белүе, өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән коммуникатив аралашуы, сабыйның шәхси үзенчәлекләре, ата-аналарның борчылу дәрәҗәләре дә тәэсир итә. Әгәр алда әйтеп үткәннәр балада булмаса яки түбән дәрәҗәдә булса, адаптация чоры авыррак үтә. Баланың сәламәтлегенә зыян килә, чөнки эмоцианаль стресс реакциясе үсеш ала.

Әти-әниләр бакчага ияләшү процессы җиңелрәк үтсен дип ниләр генә эшләми: яңа уенчык, үзләре яраткан мультфильм геройлары төшкән кием дә ала, берәр «тәмлүшкә» дә вәгъдә итәләр. Тик барыбер кайбер сабыйлар ишек төбеннән үк елый башлый, аңа башкалары да кушыла.

Дөрес, кайбер аралашучан балалар башта бик шатланып калсалар да, күпмедер вакыттан моның гел шулай булачагына төшенгәчме, елап калу очраклары үземнең баштан да узды. Бөтен тәрбиячеләр дә: «Адаптация чоры, шулай була, аннары ияләшә алар», — дип ата-аналарны тынычландыра башлыйлар.

Баланың бакчага адаптациясе җиңел үтсен өчен аны алдан әзерләргә кирәк. Моны 4-6 ай алдан башларга киңәш итәр идем. Ул анда таныш булмаган кешеләр янына, чит мохиткә эләгә. Бу күпмедер дәрәҗәдә бала өчен стресс. Балалар бакчасына барганчы, бала үзе киенә, чишенә, ашый белсә, бик әйбәт булыр иде. Көзге, кышкы вакыт өчен дә җайлы киелә торган киемнәре булса яхшы. Югыйсә, бу юк кына эшләр дә бала җилкәсенә өстәмә авыр йөк булып төшә. Баланы бакчага барырга әзерләгәндә түбәндәгеләрне истә тотытыгыз:

Баланы алдан үзе генә калырга өйрәтергә кирәк. Мәсәлән, өйдә кунаклар булганда, биш минутка гына булса да, машинада онытылган әйберне алып керәм дип чыгып керү. Балага моны, һичшиксез, әйтеп китәргә кирәк. Шул вакытта балада: әни китте һәм кире әйләнеп килде дигән бәйләнеш барлыкка килә башлый. Моны 1-2 тапкыр гына түгел, ә күп мәртәбәләр эшләргә кирәк.

Балалар бакчасы янына барып карап кайту да яхшы. Балаларны китергәндә яисә алып киткән вакытка да туры китереп карарга була.

Баланың бакчага баруына әни кеше үзе дә әзер булырга тиеш. «Елап кала инде, анда аңа күңелсез булыр», — дип борчылганда, баланың адаптациясе дә авыррак булачак.

Мин баланы бик иртә — яшь ярымнан бакчага илтү яклы түгел, аңа 3 яшькә кадәр әнисе белән генә дә рәхәт. Менә 3 яшьтән соң аңа башка балалар белән аралашу, уйнау кирәк була башлый. Без боларның барысын да өйдә генә биреп бетерә алмыйбыз.

Үзебезнең эшчәнлек барышында безгә баласының бакчага китүен авыр кичергән әниләр белән дә очрашырга туры килде. Андый әниләр балаларын бакчага бик куркып илтәләр. Беренче чиратта, сезгә үзегезне борчыган моментларны хәл итәргә кирәк. Моның өчен әлеге техниканы кулланып була. Кәгазьнең бер ягына үзегезне борчыган бөтен мизгелләрне язып чыгыгыз. Мәсәлән, аңа усал тәрбияче эләгер дип куркам, яисә ул бик еш авырый башлар һ.б. Икенче якка: мин үзем бу хәл булмасын өчен нәрсә эшли алам? Авырмасын өчен аның иммунитетын ныгыта тәрбияче белән алдан барып танышып куя алам.

Балагыз яңа олы кешене — тәрбиячене үз кеше буларак кабул итәргә тиеш. Өйдә дә «Бу тәрбияче тиешенчә карый алырмы икән, тәҗрибәсе бармы икән», — дип шик белдерәсе түгел, ә киресенчә, сөйләшкәндә тәрбиячене мактап телгә алу мөһим.

Балалар бакчасыннан качып китмәгез. Балагызга аны алырга киләсен әйтеп, аңлатып китегез. Тәрәзәдән, ярыктан да аны күзәтеп йөрергә кирәк түгел. Бакчада тәҗрибәле белгечләр эшли, аларга ышанып, әниләргә тыныч булырга киңәш итәм. Балагыз елый, сезне сагына — болар барысы да нормаль күренеш.

Бакчадан өйгә кайткач, артык ярсыган баланы тынычландырырга кирәк була. Бу очракта «Песиле-тычканлы» уены ярдәмгә килә. Әни кеше песи булып, баласын — тычканны кочаклап тота, ә бала аннан чыгарга, котылырга тиеш.

«Оя кору» уены да баланы тынычландыра. Берничә урындыкны тоташтырып, өстенә юрган ябып, ниндидер бер тыныч, рәхәт мохит тудырырга була.

Кариле балалар бакчасы тәрбиячеләре:

Габдрахманова Венера Мәгъсүмҗановна,

Галиева Гүзәл Наилевна

Дусларың белән бүлеш

 

 

Журналның иң беренче санын күрәсең киләме?




Сетевое издание «Салават купере»
© 2014-2022 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902,
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор) от 17.11.2014 г.
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+, 6+.
Вся информация, размещенная на данном веб-сайте, предназначена только
для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна.
Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон: +7 (843) 222-05-46 (1646).
Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Руководитель филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович
Главный редактор: Файзуллина З.З.
Политика о персональных данных в АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционная политика АО "ТАТМЕДИА""

Сайт разработан в IT департаменте АО Татмедиа»