Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
13 августа 2022 08:03

Мин – рәссам

Рәсем ясау – минем яраткан шөгылем. Мин махсус түгәрәккә йөрим. Ул дәресләр «Талантика яшьүсмерләр клубы»нда уза. Рәсем түгәрәге атнасына ике тапкыр уза (әле тагын шашка түгәрәгенә дә йөрим). Анда минем кебек балалар йөри. Без анда рәсем ясаган вакытта күңелле итеп аралашабыз.      Безнең пумалаларыбыз да бик үзенчәлекле. Мәсәлән, берсе күбәләк...

Рәсем ясау – минем яраткан шөгылем. Мин махсус түгәрәккә йөрим. Ул дәресләр «Талантика яшьүсмерләр клубы»нда уза.

Рәсем түгәрәге атнасына ике тапкыр уза (әле тагын шашка түгәрәгенә дә йөрим).

Анда минем кебек балалар йөри. Без анда рәсем ясаган вакытта күңелле итеп аралашабыз.

     Безнең пумалаларыбыз да бик үзенчәлекле. Мәсәлән, берсе күбәләк дип атала. Ул берничә төсне кушып ясарга ярдәм итүче киң пумала.

   Укытучыбыз Юлия Сергеевна безгә рәсем ясауның кызыклы техникаларын өйрәтә. Мисал өчен: төрле сыннарны буяганда төсләрне җилем белән кушабыз. Шулай иткәндә, ул ялтырап тора.

   Акварель белән буяганда матур эзләр калдырыр өчен, спирт тамызабыз. Рәсем тизрәк кипсен өчен, аңа фен белән һава өрдерәбез. Ачык төсләрне узара килештереп кушу, аны кәгазьгә төшерү минем өчен бик мавыктыргыч. Бу түгәрәкне мин һәрвакыт көтеп алам.

Сәфәрова Нәргизә