Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
17 августа 2022 10:48

Балаларны дөрес сөйләшергә өйрәтү

Мәктәпкәчә яшьтәге баланы дөрес һәм матур итеп сөйләшергә өйрәтү - аның әйләнә-тирә мохитне таный белүе, иҗат итүе, тәҗрибә туплавы, матур әдәбият һәм музыка сәнгате белән танышуы бары тик туган телнең нечкәлекләренә төшенү нәтиҗәсендә генә була. Мәктәпкәчә яшьтәге баланың сөйләмен, сулавын дөрес үстерү өчен бары тик төрле-төрле уеннар аша гына ирешеп...

Мәктәпкәчә яшьтәге баланы дөрес һәм матур итеп сөйләшергә өйрәтү - аның әйләнә-тирә мохитне таный белүе, иҗат итүе, тәҗрибә туплавы, матур әдәбият һәм музыка сәнгате белән танышуы бары тик туган телнең нечкәлекләренә төшенү нәтиҗәсендә генә була. Мәктәпкәчә яшьтәге баланың сөйләмен, сулавын дөрес үстерү өчен бары тик төрле-төрле уеннар аша гына ирешеп була. Шуңа күрә тәрбияче уенны сайлаганда сөйләм үстерү, грамотага өйрәтү шөгыльләрендә аларны максатка ярашлы итеп оештыра.

Уеннар барышында сөйләм теле үстерү белән бергә, балаларның мөстәкыйль фикер йөртү сәләте дә үсә, бала туган телнең матурлыгын тоярга, аның яңгырашын, аһәңлеген аңларга, яратырга өйрәнә. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар татар теленең авазларын әйткәндә кайбер хаталар җибәрәләр. Боларга түбәндәгеләр керә:

аерым авазларны дөрес әйтмәү;

сүздәге аваз һәм иҗекләрнең урынын үзгәртү яки төшереп калдыру;

ашыгып әйтү сәбәпле, авазлар артикуляциясенең зәгыйфьлеге;

баланың сөйләм сулышындагы кимчелекләре: өстән-өстән генә, еш-еш һәм тавышлы итеп, паузасыз тын алу.

Мәктәпкә әзерлек төркемендә атнасына 1 тапкыр грамотага өйрәтү һәм сөйләм үстерү шөгыльләре бүлеп бирелгән. Без шул шөгыльләрдә, ял итү вакытларында, сөйләм үстерү түгәрәкләре вакытында балаларны дөрес сөйләшергә өйрәтү өстендә эш алып барабыз. Сөйләм үстерү, грамотага өйрәтү шөгыльләрендә үзләштергән белемнәрне ныгыту өчен сүзле, дидактик, үстерешле уеннар уйныйбыз. Бу уеннар барышында баланың сүзлек составы сан ягыннан үсә. Шулай ук бу уеннарда сүзләрнең мәгънәләрен аңлап куллана белергә өйрәтү максат итеп куела. Ә дидактик һәм үстерешле уеннар барышында баланың характеры формалаша, сизү органнары ныгый, логик фикерләве, танып белүчәнлеге арта. Уен барышында бала фикер йөртә, бәхәсләшә, исбат итә, җавап бирергә өйрәнә. Болар барысы да телне, сөйләмне үстерә.

Иң элек балаларны сөйләм аппараты органнары белән таныштыру кирәк. Рәсем яисә таблица ярдәмендә авызның, иреннәрнең, тешләрнең, казначык, тел, аңкауның, кайда урнашуын күрсәткәч, авазларны дөрес әйтү өстендә эш башлана. Мәсәлән, “Кем оста” уен күнегүен балалар теләп, яратып уйныйлар. (Балалар ярымтүгәрәк ясап утыралар. Тәрбияче сөйли: Балалар, безнең тел авызда тик тормый, һәрвакыт хәрәкәттә. Тел өстен алга, артка, өскә, аска таба йөртик әле. Ә хәзер, әйдәгез, иреннәрне хәрәкәтләндерик. Иреннәрне җәябез, җыябыз, алга чыгарабыз, бөрәбез, теш казнасына тидерәбез. Ә хәзер иякне аска төшерик, өскә күтәрик, уңга-сулга йөртик. Авызга һава алып, авыз куышлыгын киңәйтик, авыздан һаваны чыгарып, авыз куышлыгын тарайтыйк).

Курчакны тынычландыру” уены (а), (ә) авазларын өйрәнгәдә уйнала, {Һәр баланың кулында курчак. Тәрбияче әйтә: - Курчаклар елый, аларны тынычландырырга кирәк. Карагыз әле, мин ничек тирбәтәм. Таныш көй белән "а-а-а" дип көйли. Балалар, курчак елавыннан туктады. Аның йокысы килә. Ничек тирбәтим?  "ә-ә-ә " дип көйли).

Син кайда” уены. (Балаларга “А”,"Ә” исемнәре бирелә. Алар шул авазлар кергән сүзләрне уйларга тиешләр. Бер бала - алып баручы, ул, “аваз"ларның берсенә дәшеп, сорау бирә: - А, син кайда? — Алмада. - Ә, син кайда? - Әнидә һ.б. Уен шулай дәвам итә). Шуңа ук охшаш уеннар башка авыазларны үткәндә дә өйрәнелә.

Сөйләм теленнән үстерешле уеннар уйнау да бик әһәмиятле роль уйный. Мәсәлән, “Яңгыр һәм кояш”, “Күрсәт әле, үскәнем”, “Аяклар”, “Чәчәкләр, куаклар, агачлар”, "Утыр, утыр, Мәликә”, “Ак калач”, “Әбәк”,"Төлке белән казлар” һ.б. уеннар авазларны, сүзләрне дөрес һәм аңлаешлы әйтүне генә максат итеп куймыйлар, ә балаларда дусларча мөнәсәбәт, түземлелек, үз-үзенә ышаныч сыйфатлары тәрбиялиләр. Бу уеннар барышында фольклорга бик нык игътибар иттерелә. Чөнки тизәйткечләр, такмаклар, тел көрмәкләндергечләр, санамышлар, мәкальләр, үртәвечләр өйрәнү баланың никадәр уйлау сәләтен, сүзлек байлыгын арттыра.

Дидактик уеннарны балалар белән шөгыльләрдә дә, алардан тыш та уйныйбыз. Дидактик уеннар балаларның сөйләмен дә үстерәләр: сүзлек тулыландырыла һәм активлаша, авазларны дөрес әйтү формалаша, бәйләнешле сөйләм һәм үз фикереңне дөрес итеп әйтә белү үстерелә. “Үз парыңны тап”, “Кем балалары", “Бу кайчак була"," Нарат урманында, бүре янында”, "Кем ничек кычкыра”,“Әтәч","Каргалар” һ.б. уеннарны яратып уйныйбыз.

Мәктәпкәчә яшьтәге баланың сөйләме дөрес, сүзлеге бай булу аның мәктәптә уку чорында төпле белем алуы өчен бик әһәмиятле.

 

Хәсәнова Гөлинә Кираметдин кызы