Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
27 августа 2022 07:27

Курчаклар турында шигырьләр тупланмасы

Сүз тыңлаучан булыгыз Курчакларым, килегез, Яңа йортны күрегез. Менә бусы – ишеге, Рәхим итеп керегез! Шаулашмагыз, елашмагыз, Тату гына торыгыз, Сез бит инде дәү курчаклар, Сүз тыңлаучан булыгыз. Резеда Вәлиева Курчак өе Нинди матур, күрәсезме, курчак өем, Җыеп куйдым аны чиста, пөхтә итеп. Курчакларны тезеп куйгач матур итеп, Песием дә...

Сүз тыңлаучан булыгыз

Курчакларым, килегез,

Яңа йортны күрегез.

Менә бусы – ишеге,

Рәхим итеп керегез!

Шаулашмагыз, елашмагыз,

Тату гына торыгыз,

Сез бит инде дәү курчаклар,

Сүз тыңлаучан булыгыз.

Резеда Вәлиева

Курчак өе

Нинди матур, күрәсезме, курчак өем,

Җыеп куйдым аны чиста, пөхтә итеп.

Курчакларны тезеп куйгач матур итеп,

Песием дә карап тора исе китеп.

Әминә Бикчәнтәева