Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
20 сентября 2022 06:54

Керпүш маҗаралары

Катнашалар: Керпүш – керпе егете Керпинә – керпе кызы Керпидә – аларның олы кызлары Керпил – аларның уллары Керпәния – аларның кече кызлары Әти, улы Әмир, этләре БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Урман кыры. Ямьле яз җитте. Керпе кышкы йокысыннан уянды да, йөрергә чыкты. Керпүш (фыркылдап). Аллага шөкер, кыш бетте, ямьле...

Катнашалар:

Керпүш – керпе егете

Керпинә – керпе кызы

Керпидә – аларның олы кызлары

Керпил – аларның уллары

Керпәния – аларның кече кызлары

Әти, улы Әмир, этләре

БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ

БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

Урман кыры. Ямьле яз җитте. Керпе кышкы йокысыннан уянды да, йөрергә чыкты.

Керпүш (фыркылдап). Аллага шөкер, кыш бетте, ямьле язлар җитте, дөнья матур, дөнья киң! (сызгырып куя).

Аның сызгыруын ишетеп, әз генә ерактан барган бер керпе кызы туктап кала. Аның исеме Керпинә була.

Керпүш (төчкереп). Апчхи! Апчхи! Тузан бик күп монда. Сәлам бирдек туганнарга! Кая болай ашыгасың?

Керпинә (әкрен генә). Сәламеңне алдым, Керпе! Ашыкмыйм болай, дөнья белән танышам!

Керпүш (уйланып). Ә, ярар, яхшы. Әйдә, алайса, бергә танышыйк дөнья белән.

Керпинә (елмаеп). Без үзебез дә таныш түгел бит әле.

Керпүш (сөенеп). Соң, әйдә танышыйк. Мин – Керпүш. Миңа өч ай, кешеләрдә 18 яшь кебек инде ул.

Керпинә (оялыбрак). Мин – Керпинә, синең белән бер яшьтә.

Керпүш. Бик шатмын. Ә син ояңның кайда икәнен онытмыйсыңмы соң?

Керпинә. Юк инде, минем борын исне яхшы сизә, ә колаклар әйбәт ишетә.

Керпүш. Бик яхшы, әйдә, киттек урманны әйләнеп кайтыйк.

Керпинә. Әйдә, яшел үләндә энәләрне дә чистартасы да бар иде әле.

Керпүш. Яхшы, миңа да бик кирәк инде ул кышкы йокыдан торгач.

ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

Керпүш белән Керпинә үләндә тәгәрәп, энәләрен яфраклар ярдәмендә чистарталар.

Керпүш. Әй, рәхәт булды, энәләр кабарды, чистардылар, әйеме?

Керпинә. Әйе, Керпүш, бик яхшы булды.

Керпүш. Керпинә, минем оя яныннан 10-20 метр тирәсендә тамак ялгап алсак була. Әйдә, барабызмы?

Керпинә. Рәхмәт, бик шатланып.

ӨЧЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

Керпүш белән Керпинә иске яфраклар, вак ботаклар, агач төпләре астыннан, борыннары белән тәпиләре ярдәмендә азык табып ашыйлар.

Керпинә. Рәхмәт, Керпүш дустым. Әзрәк арылды, көндезге йокы сәгате керде, кичке ашка хәл җыярга кирәк. Мин үз ояма кайтыйм инде.

Керпүш. Ярар, Керпинә. Рәхмәт сиңа за компанию, адәмнәр әйтмешли. Кич белән аланда очрашырбыз. Сау бул.

Керпинә. Сау бул, Керпүш! (йөгереп китә).

ДҮРТЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

Кич. Кояш батты.Урман караңгыланды. Керпе аланга чыкты, әмма Керпинә күренмәде.

Керпүш (уйланып). Әллә һаман йоклый микәнни?

Керпинә (мышнап). Керпүш! Хәерле кич! Азрак соңладым, гафу ит!

Керпүш (сөенеп). Зыян юк! Әйдә прогулкага, урман кырые буйлап йорергә!

Керпинә. Керпүш, бер йөргәндә син ничә километр йөрисең якынча?

Керпүш. Бер 2-3 километр була инде ул. Җитезлек, сәламәтлек өчен кирәк бит ул.

Керпинә. Әйе, әнием дә шулай дия иде. Аңа җитешергә миңа бик авыр иде.

Керпүш. Аяклар ныгыгач, өйрәнелә инде ул.

Керпинә. Кичке ашка нәрсә ашарбыз икән?

Керпүш. Бәлки айнып җитмәгән бака, тычкан яки елан очрамасмы әле.

Керпинә. Әйе, әйбәт булыр иде. Кышкы йокыда ябыгылган азрак, хәл бетеп киткәли.

Керпүш. Кайгырма, табарбыз, сыйланырбыз, Алла боерса!

БИШЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

Керпе белән Керпинә агач төбе янында туктадылар. Икесе дә арыганнар. Таң беленә башлады.

Керпүш. Кызганыч, юньле азык табып булмады. Өч-дүрт кипкән суалчан белән ике гөмбә бөресе аз инде ул.

Керпинә. Кайгырма инде, Керпүш. Әле яз башы гына бит, барысы да булыр.

Керпүш. Кайгырмый да булмый бит. Былтыр җәй азагында урманның өчтән бер өлеше янды, ә өчтән берен кисеп киттеләр. Шуңа да азык кимеде.

Керпинә. Әйе, шул, Керпүш. Кошлар сайрады да кимеде, куяннар, тычканнар, кабаннар, пошилар да бик аз калды.

Керпүш. Йокы сәгате дә керде инде, Керпинә. Әйдә, минем ояга, кунакка чакырам сине. Мин кичә аны зурайттым, чиста, коры яфраклар, вак ботаклар белән түшәдем.

Керпинә. Рәхмәт, Керпүш. Минем оям ерак та, кечкенә һәм юеш тә. Бик шатмын.

Икесе дә йөгереп китәләр.

ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ

БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

Керпе гаиләсенең оясы. Өч бәләкәй керпе балалары күренә. Әле энәләре күренми, аграк төстәге тәнлеләр.

Керпинә. Хәерле иртә, Керпүшем! Бигрәк сөйкемле балалар да инде безнең, әйеме?

Керпүш. Әйе, җаным. Ике кыз, бер малай бит алар, матуркайларым. Энәләре кайчан чыга башлар микән?

Керпинә. Бер-ике атна узмыйча әле чыкмас. Сөтем куе булса, бәлки иртәрәк тә чыгарлар.

Керпүш. Ярар, әнисе, кайгырма. Төнге ауга чыгып яхшырак ашау алып кайтырга тырышырмын. Дошманнар гына тимәсен!

(Фыркылдаган, чыелдаган, сызгырган тавышлар чыгаралар).

Керпинә. Дөрес әйтәсең, Керпүш. Балалар бигрәк йомшак, бәләкәй бит әле. Исемнәрен онытмадыңмы?

Керпүш. Юк инде, ничек онытыйм. Олысы – Керпидә, уртанчысы – Керпәния, кечесе – Керпил була.

Керпинә. Маладис та инде син! Ярар, әтисе, без көндезге йокыга талабыз, син дә йоклыйсыңмы?

Керпүш. Әйе, сөеклем, мин дә хәл җыеп алам.

ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

Төн. Ата керпе ауга китә. Керпинә өч баласы белән ояда балаларын тынычландыра.

Керпинә. И, бигрәк тә елаклар инде сез, нәниләрем. Әз генә чыга башлады инде энәләрегез. Башта ак булырлар инде, ката башлагач кына караңгыланырлар инде алар.

Таң ата башлый. Кыштыртау тавышы килә. Ата керпе кайта.

Керпүш. Кадерлеләрем, мин кайттым. Керпинә, сиңа тәмле азык алып кайттым. Иртәгә кич җитү белән чыгармын инде азык эзләргә, җитешеп булмый алайса. (Йокыга яталар).

ӨЧЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

Кич җиткән. Керпеләр йокыдан торалар.

Керпүш. Кояш баеды инде, Керпинә, мин ауга киттем. Исән-сау торыгыз. Урманда кеше күбәйде хәзер, гөмбә эзлиләр, болай да йөриләр, пикникка да киләләр, этләр белән дә очрыйлар. Куркынычрак була башлады. (Чыгып китә).

ДҮРТЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

Урманга әтисе, эте белән бер малай килеп керә. Аңа 8-9 яшьләр тирәсе. Исеме Әмир.

Әмир. Әти, агач төпләрендә нинди яфрак өемнәре ул?

Әтисе. Я берәр ояга, яки гади күч кенә дә булырга мөмкин.

Әмир. Әти, урманда эт белән йөрергә ярыймы?

Әтисе. Минемчә, ярамый, чөнки ул ояларны аягы, борыны белән казырга, өреп куркытырга мөмкин.

Әмир. Ә минем Джекины өйдә калдырасы килми бит!

Әтисе. Ярар, озак йөрмәсбез, тиз кайтырбыз өйгә.

Эт өрә башлый, керпеләрнең оясын аяклары, борыны белән казый.

БИШЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

Керпинә (куркып). Я, Ходаем, оябызны явыз дошман җимерә, аталары да ауга иртәрәк китте, ичмасам! (фыркылдап, төчкереп куя, балалары да тынычсызлана).

АЛТЫНЧЫ КҮРЕНЕШ

Әмир. Әти, кара әле, Джеки нәрсәдер тапты!

Әтисе. Нәрсә микән? Керпеләр оясы булырга мөмкин.

Эт яфракларны туздыра. Шулвакыт керпе оясының бер кырые ачыла һәм ана керпе беән өч кечкенә баласы күренә.

Әмир. Әти, кара әле тизрәк, монда керпеләр бар. Берсе зур, ә өчесе бәләкәй, ачык алсу төстә. Менә сюрприз бу! Өйгә алып кайтыйк әле аларны, әти!

Эт өрә. Аны көчкә чылбырыннан тотып тоеп торалар.

Әтисе. Өйдә яши алырлар микән алар, белмим шул. Бакчабызга илтсәк кенә инде.

Әмир. Әйе, әти, дөрес. Бакчага илтик, алар шунда яшәрләр, без ашарга бирербез.

Ана керпе бик борчыла, фырлый, чиный, сызгыра, калтырый. Әмма аның ни әйтергә теләгәнен кешеләр аңлый алмый.

Әти. Ярар, улым, әйдә аларны пакетка әкрен генә салыйк, аннары машинанын багажнигына чүпрәкләргә куярбыз.

Әтисе ана керпене балалары белән пакетка салып багажникка салып урнаштыра. Әмир сөенә. Эт улап алгалый.

ҖИДЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

Ата керпе чаба-чаба оясына таба элдертә. Аның йөрәге дөп-дөп тибә, авызларыннан селәгәй ага, тешләре арасындагы нәни тычкан чак кына төшми.

Керпүш. Озак йөрдем, берәр хәл булмады микән инде! Я, Ходаем, я бер Аллам!

Керпе оясы янына барып җитә һәм шып туктап кала. Таркалган ояда беркем дә юк иде. Керпүш чиный, елый башлады, авызыннан тычкан төшә. Борынын яфракларга төртеп, күзләрен йомып торды.

Керпүш. Дошман! Дошман һөҗүм иткән! И, Керпинә! И, балакайларым, ни булды сезнең белән?

Шулчак Керпүш җирдә бер бәләкәй генә уенчык машина күрде. “Алып киткәннәр, димәк!” – дип уйлады ул һәм иснәнә-иснәнә көтелмәгән кунакларның эзеннән тиз-тиз атлады.

Керпүш. Мин сезне эзләп табарга тиеш, бәгырь кисәкләрем! Ышаныгыз, көтегез, мин юлга чыктым!

ПӘРДӘ.

Автор: Резидә Вәлиәхмәт

Июль, 2022