Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
22 сентября 2022 12:17

“ЯБАЛАК МАЛАЕ АКБАШ”

(әкият-пьеса) Катнашалар: Ана Ябалак – аксыл-соры төстәге каурыйлы ябалак Акбаш – аның улы Карга апа – олы карга Каркуш – карга баласы БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Кыш. Салкын. Куе урман эче. Биек кар көртләре. Җил улый, ботак шартлаган тавышлар, ябалаклар ухылдаганы берән-сәрән генә ишетелә. Ерактарак шәһәрнең утлары ялтырый. Агач куышында...

(әкият-пьеса)

Катнашалар:

Ана Ябалак – аксыл-соры төстәге каурыйлы ябалак

Акбаш – аның улы

Карга апа – олы карга

Каркуш – карга баласы

БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ

БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

Кыш. Салкын. Куе урман эче. Биек кар көртләре. Җил улый, ботак шартлаган тавышлар, ябалаклар ухылдаганы берән-сәрән генә ишетелә. Ерактарак шәһәрнең утлары ялтырый. Агач куышында Ана Ябалак белән аның баласы Акбаш утыра.

Акбаш. Анакай, нигә очып китмәдек микән җылы якларга? Менә хәзер салкын, ашарга юк!

Ана Ябалак. И-и-и, Акбаш нәнием! Быел хасталандым бит, канат та каерылды, картаеп та киттем, ахрысы. Күзләр дә начар күрә хәзер...

Акбаш. Үч иткәндәй, быел өч ай буе кар яуды, ауга чыгу да файдасыз...

Ана Ябалак. Шулай булды шул, наный... Тире астындагы запас майлар да күп калмады инде.

Акбаш. Инәкәй, быел урманда песнәкләр, чыпчыклар да күренми хәтта...

Ана Ябалак. Азык табу бик авыр бит, балакай. Урманга мәктәп укучылары килеп җимлек куеп йөрми бит. Урманчы да безнең турында уйламый...

Акбаш. Әле ярый каурый астында җылы мамыкларыбыз бар! Катып үлгән булыр идек инде күптән. Шулаймы, инәки?

Ана Ябалак. Шулай, Акбаш, шулай! Кар эри башлаганчы әле вакыт күп, азык табу турында кайгыртырга кирәк.

Акбаш. Әнкәй, син бик акыллы бит, уйлап тап инде берәр юл.

Ана Ябалак. Уйлап та торасы юк инде аны, якындагы шәһәргә очарга кирәк!

Акбаш. Анда сине мул табын өстәле җыеп көтеп торалармы?

Ана Ябалак. Дөрес сөйләмисең, Акбаш! Ябалакларны халык ярата, хөрмәт итә, без бик күп калмадык инде. Кешеләр ярдәмчел алар. Әнә күгәрченнәр аларның кулларыннан ашый хәтта!

Акбаш. Әни, без бит ерткыч кошлар, безгә ит кирәк! Ипигә генә без риза түгел бит!

Ана Ябалак. Ачлык тешләрен ыржайтса, теләсә нәрсә дә ашарга риза булырсың, Акбаш!

Акбаш. Аңладым, әнкәем! Икәү бергә очабызмы шәһәргә?

Ана Ябалак. Мин барып җитә алмам дип куркам, нәнием. Үзеңә генә очарга туры килер!

Акбаш. Куркыта инде азрак, әни! Ләкин мин тырышырга тиеш, мин зур үстем инде.

Ана Ябалак. Иң мөһиме, исән-сау килеш кире урманга әйләнеп кайту!

Акбаш. Ә шәһәрдә азык табылмаса?

Ана Ябалак. Шәһәрдә чирле, гарип күгәрченнәр, каргалар, чыпчыклар бар. Тычкан, күселәр дә күренгәли. Анда шәһәр артында зур чүплекләр дә бар. Азык булмый калмас дип уйлыйм.

Акбаш. Анакай, әгәр минем канатлар арып, егылып, зәгыйфләнергә туры килсә?

Ана Ябалак. Йортлар янына якынрак барып, мәктәпнең тәрәзә төпләренә утырсаң, яшь натуралистлар сине дәвалап, яз көне иреккә җибәрерләр, ИншаАлла! Андый хәлләр булгалады инде!

Акбаш. Ярар, әни, иртәгә иртән мин тәвәкәлләрмен, алайса. Тик син исән-сау тор, агач кайрысын булса да чокып аша, карны томшыгыңда эрет.

Ана Ябалак. Килештек, наный! Хәерле юллар телим!

ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

Акбаш шәһәргә хәтле очып җитә, биек агачлар булган һәм кошлар күпләп җыелган җиргә тукталырга була. Ул мәктәп бинасын балалар чыр-чуы буенча таный. Акбаш тугыз катлы йорт артында үскән агачка кунаклый. Ау өчен бик кулай кебек тоела аңа бу урын. Бер якта каргалар, икенче якта күгәрченнәр төркеме җирдән җим чүпли иде.

Карга. Каркуш, кара әле өскә, әллә урман кунагы килгәнме безгә?

Каркуш. Каян күрәсең? Мин күрмим әле. Яхшы җим калды күгәрченнәрдән!

Карга. Башыңны өскә күтәр, Каркуш! Өстеңә сикермәсен, ул ерткыч бит! Урман ябалагы ул! Бик ачыккан, күрәмсең!

Каркуш. Ә, мин белмәгән идем моны! Әни дә сөйләмәде!

Карга. Җитешмәде инде ул, машина тәгәрмәче астында һәлак булды шул, мескенкәем! Бик дус идек без аның белән!

Каркуш. Карга апа, Ябалак мине ашарга килгәнме урманнан?

Карга. Ай-һай, сине тота алыр микән! Син бит һәрвакыт минем белән! Аннары без бик тиз очарга өйрәндек бит!

Каркуш. Апа, ә кемнәрне ашар микән соң ул?

Карга. Бер-ике чирлерәк күгәрчен күренә бу тирәдә, шуларны тотар инде ул, минем уйлавымча!

Каркуш. Апа, мин бик кызганам ул күгәрченнәрне!

Карга. Табигать законнары мәрхәмәтсез инде ул, Каркуш, берни дә эшләп булмый!

Каркуш (еламсырап). Әйе, шул, Карга апа, кызганычка каршы... Кем көчле, шул җиңә инде...

ӨЧЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

Акбаш бер бик начар хәлдәге күгәрченнең тимер капкач өстеннән ипи валчыкларын әкрен генә чүпләвен күрә. Ул, кискен хәрәкәт ясап, күгәрчен өстенә ташлана, аны тырнаклары белән эләктерә дә, агач ботагына яңадан куна.

Акбаш (үзенә-үзе). Уңышлы һөҗүм булды бу, Ходайның ярдәме тиде бугай! Агачта туклану уңайсызрак шул, берәр искерәк булса да карга оясы юк, микән тирә-янда?

Кинәт 5-6 карга каты кычкырып Акбашка таба оча башлады.

Акбаш (куркып). Эш харап, тизрәк качарга кирәк!

Акбаш тиз генә очып китә, ләкин күгәрченне төшерә.

Карга апа. Куркыттык бит, Каркуш, урман кунагын, бик тиз очып китте! Күгәрченне төшереп калдырды ул, ахрысы! Исән түгелдер инде ул, бичара, болай да бик зәгыйфь иде!

Каркуш. Апа, ә Ябалак хәзер ач калды бит, хәзер ул нәрсә ашар микән?

Карга апа. Белмим шул, Каркуш, ул да кызганыч. Ачлык бик авыр әйбер бит ул. Шәһәрнең башка җирләрендә берәр азык тапса гына инде, насыйп булса... Әле зур чүплекләр дә бар бит...

Каркуш. Апа, бәлки ул төнлә белән теге күгәрченне эзләп табар, ул бит төнге аучы санала, күзләре караңгыда яхшы күрә дип ишеткән идем.

Карга апа. Әйе, Каркуш, алай да булырга мөмкин... Ярар, исән-имин әйләнеп кайтсын ябалак туган урманына. Бәлки, аны анда әнкәсе көтәдер...

Каркуш. Әйе, апа, бәлки көтәдер... Ә мине инде әнкәм көтә алмый...

Карга апа. Кайгырма, Каркуш, хәзер мин бар бит әнкәң урынына...

Каркуш. Әй, апа, рәхмәт инде сиңа! (Икәүләп очып китәләр.)

Автор: Резидә Вәлиәхмәт

Яр Чаллы, август 2022